Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан волонтер Айгөл Зарипова республика премиясенә лаек булды

«Безнең заман геройлары» республика премиясенә лаек булучылар арасында райондашыбыз Айгөл Зарипова да бар.

Аны тапшыру тантанасы 21 декабрьдә Казанда узды. Әлеге премия катлаулы хәлләрдә иң яхшы кешелек сыйфатларын күрсәтеп, югары күтәрелгән татарстанлыларга бирелә. Быел аны пандемия чорында республика халкына ярдәм иткән медикларга һәм волонтерларга да тапшырганнар.

Айгөл Зарипова әнә шундый волонтерларның берсе.

– Пандемия чорында өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек, коронавирус белән авыручыларга дарулар илттек. Әлбәттә, барлык саклык чаралары күрелде. Әлеге игелекле эшкә үз өлешемне кертә алуыма шатмын, – ди Айгөл.

Ул мәдәният идарәсендә “Юлдаш” агитбригадасы режиссеры, “Азнакай гүзәлләре” триосы солисты. Шулай ук мәдәният йорты профсоюз комитеты рәисе дә. Бүген волонтерлык эше өстенә Яңа ел бәйрәме чараларына зур әзерлек белән дә мәшгуль.

“Безнең заман герое” проекты Татарстанда 2013 елдан бирле республиканың Яшьләр эше буенча министрлыгы һәм “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлекчәсе ярдәмендә “Яшь гвардия” активистлары инициативасы нигезендә тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев