Һәр елны Азнакайның Эльвира Галиева рәислегендәге Хатын-кызлар советы илебезнең төрле почмакларында хезмәт итүче якташ солдатларыбызны Яңа ел белән котлап хатлар юллый.
Бу хатлар туган як сәламе, Ватаныбыз сакчыларына изге теләкләр белән сугарылган. Аларның саны елдан - арта тора. Әйтик, 2014 елда хәрби частьләргә 76 лап хат салынса, 2021 дә алар 98 гә җитте. Азнакайлыларның бу матур башлангычы республикада үрнәк итеп куелды.
Нет комментариев