Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Шәрифуллиннар гаиләсе Татарстан Президенты белән очрашуга бара

Казанда Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше иң яхшы гаиләләрне кабул итә. Төрле районнардан һәм шәһәрләрдән җыелган 53 гаилә арасында Азнакайдан Наилә һәм Ильмир Шәрифуллиннар да бар. Аларның исеме райондашларга яхшы таныш. Наилә Шәрифуллина диюгә күз алдына халыкара бәйгеләрдә җиңүләр яулаган "Бәхет" ансамбле килеп баса. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре...

Казанда Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше иң яхшы гаиләләрне кабул итә. Төрле районнардан һәм шәһәрләрдән җыелган 53 гаилә арасында Азнакайдан Наилә һәм Ильмир Шәрифуллиннар да бар.

Аларның исеме райондашларга яхшы таныш. Наилә Шәрифуллина диюгә күз алдына халыкара бәйгеләрдә җиңүләр яулаган "Бәхет" ансамбле килеп баса. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме дә дә бик лаеклы бирелгән Наилә ханымга. Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә 1986 елдан бирле эшли ул. "Бәхет" коллективы "Йолдызлык" республика фестивалендә дә гран-при яулады, республика хөкүмәтенең дәүләт степендиясенә лаек булды.

Ильмир Шәрифуллин исә әниләре эшен абыйсы белән бергә дәвам итеп, сәүдә предприятиесен җитәкли.

Икесе дә Азнакайда туып үссәләр дә, язмыш бу парны студент чакларында Мәскәүдә: берсе - нефть тармагы, икенчесе - мәдәният өлкәсе буенча белем алганда очраштыра.

Чәчне чәчкә бәйләгәнгә кай арада 22 ел гомер узып та киткән! Әнә, мәхәббәт җимешләре булып ике кызлары буй җиткергән. Айсылулары Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетында белем ала, Ирада 11 нче сыйныфта. Икесе дә - "Бәхет" кошлары, музыкаль сәләтләрен шунда чарлаганнар.

- Гаилә тату, матур булсын өчен бер-береңә хөрмәт кирәк, - ди Наилә ханым. - Ирем тормышымда гына түгел, эшемдә дә зур таянычым. Безне төрле бәйгеләрдә катнашырга этәрә, матди ярдәм күрсәтә.

Ильмир Шәрифуллинның ярдәме мәктәпләргә дә тия. Ул гаять тыйнак кеше, үзе турында артык сөйләгәнне яратмый. Ә бит төптән уйлап карасаң, хатынының уңышларында аның да өлеше зур. Эш вакытын санап, Наиләсен өйгә бикләп куйса, бүгенге "Бәхет" шулкадәр бәхетле булыр идеме икән? Юктыр.

Әнә шулай бер-берсе өчен җан атып, уңышларына куанып, әти-әнидән килгән күркәм гаилә традицияләрен саклап яши белә Шәрифуллиннар.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Шәрифуллиннар гаиләсе Татарстан Президенты белән очрашуга бара