Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Гүзәл Зиннәтуллина республиканың иң яхшы идеячылары арасында

Коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләрендәге хакларны күргәч, баш чайкыйбыз, ә менә чыгымнарны ничек киметергә тәгаен генә белмибез. Баксаң, икеләтә арзан түләп була икән. Азнакай 8 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Гүзәл Зиннәтуллина моны республика күләмендә раслап, "Татарстан өчен иң яхшы илле инновацион идея" конкурсында җиңү яулады. Аның эше...

Коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләрендәге хакларны күргәч, баш чайкыйбыз, ә менә чыгымнарны ничек киметергә тәгаен генә белмибез. Баксаң, икеләтә арзан түләп була икән.

Азнакай 8 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Гүзәл Зиннәтуллина моны республика күләмендә раслап, "Татарстан өчен иң яхшы илле инновацион идея" конкурсында җиңү яулады. Аның эше иң яхшы унлыкка керде. Конкурста 2 меңнән артык проект катнашканлыгын исәпкә алсаң, райондашыбыз белән чын-чынлап горурланырлык.

Әлеге конкурс унберенче елын үткәрелә һәм ул фәнни-техник, социаль, гуманитар үсеш проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән.

- Электрон почтага конкурсның положениесе килү белән, 8, 10, 11 нче сыйныфларга анда катнашырга тәкъдим иттем. Номинацияләр күп иде, без башта нинди юнәлештә эшләргә кирәген сайладык. Республикага мәктәптән барлыгы 4 эш китте һәм Гүзәл "Перспектива" номинациясендә җиңде, - ди математика укытучысы Валентина Виноградова.

Ул үзе дә өч тапкыр "Безнең иң яхшы укытучы" грантын откан, быел "Педагог-мастер" республика конкурсында дипломант булган, математика укытучыларының район методик берләшмәсен җитәкли. Педагог укучыларын әнә шулай төрле бәйгеләргә әйдәп тора.

Гүзәл гап-гади, әмма һәрберебезне кызыксындыра торган мәсьәлә күтәргән: көнкүрештә газны экономияләү. Бу теманы чишүдә аңа җитәкчесе Валентина Виноградова белән бергә газ хезмәтендә эшләүче әтисе Илшат һәм әнисе Рәмзия дә ярдәм иткән. Үз конкурс эшендә саллы гына дәлилләр дә китергән кыз. Мәсәлән, үз йортлары белән яшәүче Хәйруллиннар 2013 елда 31759 сумлык газ яндырганнар. Ә экономияләүнең өч нәтиҗәле чарасын кулланганнан соң (газ счетчигы, заманча һәм сыйфатлы җылыту җиһазы, системада су температурасы режимын үзкөйләгеч урнаштыру), түләү 17357 сум гына тәшкил иткән.

- Әгәр шушы кагыйдәләр үтәлсә, һәркем икеләтә кимрәк түли ала. Иң яраткан фәнем - математика, киләчәктә икътисадчы булырга хыялланам, - ди Гүзәл.

Беренче сыйныфтан ук бары "бишле"гә генә укычы кызның теләге тормышка ашырына тулы ышаныч бар.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Гүзәл Зиннәтуллина республиканың иң яхшы идеячылары арасында