Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан фронтовик Хуҗа Ногманов 97 яшен билгеләп үтте

Хуҗа Ногманов (уңнан беренче) сугышчан дуслары белән. 1941 ел. Шәһәрдәшебез Хуҗа Ногманов күптән түгел генә үзенең 97 яшен билгеләп үтте. Утны-суны кичкән Бөек Ватан сугышы ветеранын котларга район җитәкчеләре, элек хезмәт куйган "Татбуртранс" җәмгыяте вәкилләре килде. Мәлбагыш авылында дөньяга килеп, кечкенәдән колхоз эшенә йөреп үскән егет хәрби хезмәткә 1938 елның...

Хуҗа Ногманов (уңнан беренче) сугышчан дуслары белән. 1941 ел.

Шәһәрдәшебез Хуҗа Ногманов күптән түгел генә үзенең 97 яшен билгеләп үтте. Утны-суны кичкән Бөек Ватан сугышы ветеранын котларга район җитәкчеләре, элек хезмәт куйган "Татбуртранс" җәмгыяте вәкилләре килде.


Мәлбагыш авылында дөньяга килеп, кечкенәдән колхоз эшенә йөреп үскән егет хәрби хезмәткә 1938 елның октябрендә алына. Ерак Көнчыгышта аерым танкка каршы дивизия составында 1941 елга кадәр хезмәт итә. Сугыш башлангач, аларның дивизиясен Ленинград фронтына беркетәләр. 1943 елда солдат Хуҗа Ногманов бәрелешләрнең берсендә каты яралана. Алты ай Архангельск госпиталендә дәвалана.

Сәламәтлеге буенча, аны кабаттан фронтка алмыйлар, комиссияләнеп, туган якларына кайта. Кулы әле яралардан савыгып та өлгерми, Карамалы мәктәбенә хәрби хәзерлек дәресләре алып баруны йөклиләр. Аннары Яхшыбай авылында бригадир булып эшли. 1949 елда гаилә кора да, Азнакайга күченәләр. Шул елдан башлап, лаеклы ялга чыкканга кадәр, алар җәмәгате Минсафа белән элеккеге СУМР, хәзерге "Татбуртранс" җәмгыятендә хезмәт куялар.

Хуҗа аганың җәмәгатен югалтканга да инде 24 ел, аны һаман да сагынып, юксынып яши. Гаиләдә 4 кыз үсеп, барсы да тормышта үз урыннарын тапкан. Беренче төркем сугыш инвалиды, тормышның күп авырлык-сынауларын кичергән ветеран бүгенге көндә кызы Гүзәлия тәрбиясендә гомер кичерә. Биш оныгы, өч оныкчыгының кадерле бабасы ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан фронтовик Хуҗа Ногманов 97 яшен билгеләп үтте