Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан 81 яшьлек Мәннәф Хөҗҗәтов чаңгы-роллерда көн саен 10 чакрым ара үтә

Карлык кайчан килә? Бу сорауга берәү дә анык кына җавап та бирә алмый торгандыр.

50 яшьтә дә – карт, 90 яшьтә дә яшь булырга мөмкин. Әнә, СССРның спорт мастеры, күп тапкырлар Республика, Россия, ил чемпионы исемнәрен яулаган, 81 яшьтә дә елларга сер бирмәс, егетләр кебек төз гәүдәле, җилдәй җитез Мәннәф Хөҗҗәтовны көндез чыра яндырып эзләсәң дә табармын димә. Кыш көне урманнан кайтып керми чаңгыда йөрсә, яз, җәй, көз айларында роллерларда җилдерә ул.
Беркөнне Ишкәев ял паркында очраттык данлыклы спортчыны. Күз ачып йомганчы, стадионны урап килә үзе, туктатам да димә.
– Көн дә спорт белән шөгыльләнмәсәм, үземә уран таба алмыйм. Организм шуны сорый. Әле менә 81 яшемдә дә спорт белән саубуллашканым юк. Чаңгы-роллерда көнгә 10 чакрым ара узам. Кыш айларында чаңгыда да шундый арада йөрим. Спорт тормышка аек акыл белән карарга һәм дөрес юлдан барырга өйрәтә. Бүгенге көндә шәһәр яшьләренә спорт белән шөгыльләнү өчен бар шартлар да тудырылган. Бары тик спортны яратырга, аннан рәхәт алып шөгыльләнергә кирәк, шул вакытта гына аның файдасы була. Әгәр кеше көн саен 1-2 сәгатен физкультурага багышлый икән, иммунитеты да ныгый һәм чирләргә дә бирешми башлый, – ди Мәннәф абый.
Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән спортчы киләсе елда илебездә уздырылучы полиатлон ярышларында катнашырга әзерләнә. Анда Мәннәф абый чаңгыга йөрүдә, турникта күтәрелү, ату буенча чыгыш ясаячак. Илкүләм ярышларда да сынатмаган якташыбыз бу юлы да сер бирмәс дип ышанып калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев