Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда зур төзелешләр бара

Шәһәрнең яңа микрорайонында барган төзелешләргә кем генә сокланып үтмидер. Аларга төзүчеләребез иҗади осталык кына түгел, җан җылысын да сала төсле. Районда торак төзелеше планы быелга 25 мең квадрат метр тәшкил итә. 1 сентябрьгә аның 60ка якын проценты (14,8 мең квадрат метр) үтәлгән. Шуның 1,8 мең квадрат метры авыл җирлекләрендә булса,...

Шәһәрнең яңа микрорайонында барган төзелешләргә кем генә сокланып үтмидер. Аларга төзүчеләребез иҗади осталык кына түгел, җан җылысын да сала төсле. Районда торак төзелеше планы быелга 25 мең квадрат метр тәшкил итә. 1 сентябрьгә аның 60ка якын проценты (14,8 мең квадрат метр) үтәлгән. Шуның 1,8 мең квадрат метры авыл җирлекләрендә булса, калганы Азнакай һәм Актүбәгә туры килә. Ел ахырына кадәр Радужная урамындагы 3нче йортта да эшләрне төгәлләү бурычы куелган. Тиздән биредә бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, социаль ипотека программасында катнашучылар, ятим үсүчеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм яшь гаиләләр өй туйлары үткәрә башлар. Көньяк-көнчыгыш микрорайонда нефтьчеләр һәм нефть тармагында эшләүчеләргә шулай ук ипотека программасы буенча 90 фатирлы йорт төзелеп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда зур төзелешләр бара