Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда зур төзелеш бара

Җәй - төзелешләр колач җәйгән, ремонт эшләре тулы куәтенә барган чор ул. Районыбыз төзүчеләре дә сезон башы белән җиң сызганып эшкә кереште, ни дисәң дә алга куелган бурычлар бик җитди һәм аларны срогында башкарып чыгу кирәк. Төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме дә менә шушы иң кызган чорга тиктомалдан гына туры китерелмәгәндер, эшләренең...

Җәй - төзелешләр колач җәйгән, ремонт эшләре тулы куәтенә барган чор ул. Районыбыз төзүчеләре дә сезон башы белән җиң сызганып эшкә кереште, ни дисәң дә алга куелган бурычлар бик җитди һәм аларны срогында башкарып чыгу кирәк.

Төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме дә менә шушы иң кызган чорга тиктомалдан гына туры китерелмәгәндер, эшләренең мөһимлеген тагын да ассызыклау ниятеннән чыгылган, күрәсең. Ә аларның барыбыз да горурланыр, күләмле эшләре азнакайлыларның күз алдында: күпкатлы йортлар, социаль объектлар, яңартылган инфраструктура...

Бүгенге көндә яңа микрорайонда калкып килгән күпкатлы йортларга карап кем генә сокланып узмый икән. Радужная урамындагы 114 фатирлысының икенче чираты - 96 фатир быел файдалануга тапшырылачак, 80не - социаль ипотека программасында катнашучылар өчен. Бу төзелешнең подрядчигы - "КСТ-2000" җәмгыяте.

Көньяк-көнчыгыш микрорайонындагы 90 фатирлы йорт та шул ук программа кысаларында "Татнефть" җәмгыяте хезмәткәрләре өчен төзелә. "Арслан" җәмгыяте төзүчеләре аны киләсе елга тапшырырга ниятли.

Бер үк вакытта күпфатирлы йортларга капиталь ремонт та бара. Әлеге программага быел 35 йорт кертелеп, аларда 90 миллион сумлык эш башкару күздә тотыла. СМУ, "Азимутстрой", "Универсал-Строй", "СтройСтандарт", "Азнакай ПМК"сы, "Гарант", ЖилЭнергоСервис", "Жилкомсервис", "Стройремсервис", "Азнакай инженерлык челтәре", "Водоканалсервис", "Нефтестроймонтаж", "Сельхозжисервис" оешмалары ремонтны сыйфатлы башкару һәм срогында тәмамлау өчен бар көчләрен куялар.

Шәһәребездә күпфункцияле сәүдә үзәкләре сафка баса. Элеккеге "Восток" кинотеатры урынында мәһабәт бина калыкты. 4922 квадрат метр мәйдан биләгән "Шифа" үзәгендә сәүдә нокталары белән беррәттән халыкка хезмәт күрсәтү предприятиеләре дә урын алачак.

Мәгълүм булганча, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында җирлегебездә киңкырлы эшчәнлек алып барыла. Шушы зур юбилейны, илгә Җиңү алып кайткан якташларыбыз истәлеген мәңгеләштереп, Азнакайда парк төзелә. Бүгенге көндә биредә сукмаклар салынды, тиздән агачлар утыртылыр, монумент та үз урынын алыр. МППБиО коллективы аны шәһәребезнең йөзек кашы итү өчен бар тырышлыгын куя. Азнакайның матур табигатен саклау, аны тагын да баерак, гүзәлрәк итү максатында да күп эшләнә. "Норд" җәмгыяте Кара елга ярларын төзекләндерүне үз җаваплылыгына алды.

Хәзер авылларда да яшәү шартлары шәһәрнекеннән бер дә ким түгел. Районыбыз авылларында да инженерлык инфраструктурасы әледән-әле яңартылып торыла. "Нефтестроймонтаж", "Азнакай ПМК"сы тарафыннан Тымытык, Балтач, Мәлбагыш авылларында су челтәрләренә реконструкция ясалды. Бу эшләргә республика бюджетыннан 15 миллион сум акча бирелде. Чубар Абдулда "Татнефть" ярдәме белән аны "Сельхозжилсервис" башкарды. Азнакай шәһәренең Юлдаш урамында шулай ук су һәм җылылык челтәрләре үткәрелде.

Быел да авылларда модульле ФАПлар торгызу дәвам итә. Күптән түгел Күктәкәдә ачылган чираттагы шундый пунктны да алар белән республиканы тәэмин иткән "Нефтемаш" төзеде. 5 фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлауга Татарстан бюджетыннан 0,5 миллион сум акча бирелде. Бу эшләр инде тәмамланды. Хәзерге вакытта Чалпы, Актүбә амбулаторияләренә ремонт (4 миллион сумлык) бара. Әлеге объектларда "Азнакай ПМК"сы һәм "Актүбә Жилкомсервис" төзүчеләре эшләде.

Мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү тулы куәтенә дәвам итә. "Татнефть" ярдәме белән 1 мәктәптә, 8 балалар бакчасында капиталь ремонт бара. Түбә алыштыру, тәрәзәләр, инженерлык челтәрләрен яңартуны үзебезнең район төзүчеләре башкара.

Азнакайлылар күреп үткәнчә, яңа микрорайонда 350 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелеп килә, быел ул 1 сентябрьга ишекләрен ачачак. Республика программасы нигезендә гомуми күләме 64,2 мллион сумлык ремонт эшләре шәһәребезнең 6 нчы, Актүбә бистәсенең 2 нче, Кәкре Елга һәм Җиңү бистәсе мәктәпләрендә үткәрелә. Аларны СМУ, "РСО", "Нефтестроймонтаж", "Азнакай ПМК"сы башкара. Шәһәребезнең 2 нче һәм 7 нче мәктәпләрендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен шартлар тудырып, санузеллар, пандуслар тиешенчә җиһазландырыла.

Шушы көннәрдә районыбыз өчен янә бер куанычлы вакыйга булып Мәндәй авылында "РСО" төзүчеләре сафка бастырган 100 урынлы клуб ачылачак.

Җирлегебездә гомер-гомергә спортка әһәмият зурдан булды. Спорт учреждениеләренең елдан-ел яңалары ачыла тора. Быел республика бюджетыннан "Тарсус" һәм Яшьләр паркларында, Яңа Юл микрорайонында, Җиңү бистәсендә, Азнакайның 7 нче һәм Актүбәнең 1 нче мәктәпләре территориясендә спорт мәйданчыклары төзүгә 8,7 миллион сум акча бирелде. Аларны да шул ук "РСО", "Азнакай ПМК"сы, СМУ, "Актүбә Җилкомсервис" уңганнары эшли.

Әлбәттә, күләмле бу эшләр барышы район җитәкчелегенең җитди контролендә.

Төзүчеләребез, нефтьчеләр кебек үк, районның шәфкатьлелек эшчәнлегендә, иҗтимагый тормышында да зур активлык күрсәтәләр. Аларның турыдан-туры катнашында шәһәребездә иман йортлары - яңа мәчет һәм чиркәү калкып килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда зур төзелеш бара