Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда зур төзелеш бара

Азнакайда төзелеш зур колач белән бара. Август аенда гына да Яңа Юлда балалар бакчасы, шәһәр үзәгендә универсаль спорт комплексы, музей комплексы файдалануга тапшырылырга тора. Республика бәйрәме һәм шәһәр көненә Кара елга буе да матурланырга тиеш. Бу эшләр, һичшиксез, республика җитәкчелеге һәм нефтьчеләр ярдәмендә башкарыла. Чәршәмбе көнне Татарстан Дәүләт Советы депутаты...

Азнакайда төзелеш зур колач белән бара. Август аенда гына да Яңа Юлда балалар бакчасы, шәһәр үзәгендә универсаль спорт комплексы, музей комплексы файдалануга тапшырылырга тора. Республика бәйрәме һәм шәһәр көненә Кара елга буе да матурланырга тиеш. Бу эшләр, һичшиксез, республика җитәкчелеге һәм нефтьчеләр ярдәмендә башкарыла.
Чәршәмбе көнне Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев Азнакайга визит ясап, төзелеш объектларында эшнең барышы белән танышты. Ул калабызның елдан-ел төзекләнә, үсә баруын билгеләп үтте, башкарылган эшләргә уңай бәя бирде.
- Илдәге икътисади кыенлыкларга карамастан, республикабызда, шул исәптән районыбызда бер генә социаль программа да туктатылмады, барысы да гамәлгә ашырыла. Моның өчен без республикабыз җитәкчелегенә рәхмәтле. Шулай ук һәр өлкәдә "Татнефть" җәмгыятенең зур ярдәмен тоябыз, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Бу объектлардан тыш, шәһәребезнең көньяк-көнчыгыш микрорайонында күп функцияле үзәк, храм төзелеп килә. Храмның беренче катын быел сафка бастырырга ниятлиләр.
- Аллага шөкер, шәхси кешеләр дә, предприятиеләр дә, җитәкчеләр дә ярдәм итә. Рөстәм Мөхәммәдиевкә дә мөрәҗәгать иттек, ул да вәгъдәсендә торды, - ди дин әһеле Людмила Горюшина.
Әйе, иман йортларын бөтен мир белән күтәрә бездә халык. Депутат та шушы фикерне белдерде.
Бу төзелешләр безгә нефть төбәгендә яшәвебез белән мең бәхетле икәнебезне тагын бер кат раслый.
Резеда СӘРВӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда зур төзелеш бара