Азнакайда Үзәк чыршы олысын-кечесен (ФОТО+ВИДЕО)
Яңа елны каршылаганда шәһәребезнең йөзек кашы булып Татарстан мәйданында кунаклаган үзәк чыршыны ачу йоласы инде күптәннән килә. Бу юлы да ул үз тирәсенә олысын-кечесен җыйды.
Бәйрәм башта проекты уңайлы шәһәр мөхите тудыруда Бөтенроссия грантын яулап заманча реконструкцияләнгән, җәяүлеләр урамына әверелгән Сөембикә урамын ачу тантанасыннан башланды. Биредәге Ана һәйкәле, урамның исеме, якынлашып килүче 2020 елның утлар белән җемелдәгән язулары, ял итү урыннары... кыскасы, сәнгати образларның һәркайсы күз явын алырлык иде. Сүз уңаеннан, Сөембикә урамы төбәгебездә нефть чыгарыла башлаган 50 нче елларда барлыкка килгән. Шул чорда төзелгән 2,3 катлы кирпеч йортларда нигездә нефть тармагында эшләүчеләр яшәгән.
Быел бәйрәмгә бик күп яңа бизәкләр өстәлгән. Чыршы тирәсенең күзне камаштырып балкып торуыннан ук сизелә ул.
–Якынлашып килүче 2020 елда да яңа үрләр яулап, иминлек-тынычлыкта, бердәм булып, бергә булып, матур яшик, – дип тантанага җыелган халыкка тәбрикләү сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Тамашага кушылып, азнакайлылар үзләре дә биеп-җырлап рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Кичен шәһәрнең яңа өлешендәге урамында яшьләр дискәтүге гөрләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев