Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда үзәк чыршы ачылды

Татарстан мәйданындагы купшы чыршы шәһәребезгә бәйрәм рухы биреп балкып утыра. Яңа елны каршыларга бик җентекләп әзерләнгән. Якы-тирәсендәге кардан әкият сыннары, боздан корылмалар, уен аттракционнары әллә кайдан үзенә тартып тора. 28 декабрьдә әлеге үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Ул театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Ел символлары Сарык белән Маймыл, әкият геройлары,...

Татарстан мәйданындагы купшы чыршы шәһәребезгә бәйрәм рухы биреп балкып утыра. Яңа елны каршыларга бик җентекләп әзерләнгән. Якы-тирәсендәге кардан әкият сыннары, боздан корылмалар, уен аттракционнары әллә кайдан үзенә тартып тора. 28 декабрьдә әлеге үзәк чыршыны ачу тантанасы булды.

Ул театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Ел символлары Сарык белән Маймыл, әкият геройлары, балалар сәнгать мәктәбе һәм Мәдәният йорты иҗат коллективлары азнакайлыларга күңелле бәйрәм бүләк итте. Кызыклы уеннар, төрле бәйгеләрдә балалар да, зурлар да бик теләп катнашты.

- Һәр Яңа елны якты өметләр белән каршы алабыз. 2015 ел районыбыз өчен уңышлы булды. Кризиска карамастан, барлык социаль программалар тормышка ашырылды, бик күп яңа объектлар сафка басты. Авыл хуҗалыгында югары күрсәткечләргә ирештек. Киләсе ел да бары шатлык-куанычлары белән килсен, - дип муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларга изге теләкләрен юллады.

Үзәк чыршыны ел саен күз явын алырлык итеп «Азнакайнефть» идарәсе бизи. Идарә начальнигының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наил Вәлиев тә бәйрәм белән тәбрикләп, кышкы ялларда Боз шәһәрчегенең гөрләп торуын теләде.

Үзәк чыршы азнакайлыларны һәм кунакларны 31 декабрьдә Яңа ел тамашасына дәшеп калды.

Резеда ШӘРИПОВА

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда үзәк чыршы ачылды