Азнакайда законсыз рәвештә спиртлы эчемлекләр сатучы тоткарланган
Тикшерүгә ноктаны ТР Арбитраж суды куячак.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре район эчке эшләр хезмәткәрләре белән берлектә даими тикшерүләр уздырып торалар. Чираттагы рейдта хокук сакчылары район авылларының берсендә законсыз рәвештә спиртлы эчемлекләр сату очрагына тап булалар. Кибеттә сатуга куелган сыра эчемлекләренең җитештерү урынын һәм аларны сатуның легаль булуын раслаучы документлар булмый. Хуҗалардан 23 төрле 140 литр спиртлы эчемлек тартып алына. Тикшерүгә ноктаны ТР Арбитраж суды куячак.
Фото pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев