Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда йөзенче пар теркәлде

Җәен туйлар аеруча гөрли. Менә Азнакаебызда да йөзенче пар кушылды. Игорь Кравченко белән Айгөл Сабирова өчен ул икеләтә истәлекле көн булды. Районыбызда шулай түгәрәк сан булып теркәлүче парларны Татарстан мәйданында фонтан янында тантаналы төстә тәбрикләү күркәм традициягә әверелде. Игорь белән Айгөлгә дә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәхетле, тату гаилә...

Җәен туйлар аеруча гөрли. Менә Азнакаебызда да йөзенче пар кушылды. Игорь Кравченко белән Айгөл Сабирова өчен ул икеләтә истәлекле көн булды.

Районыбызда шулай түгәрәк сан булып теркәлүче парларны Татарстан мәйданында фонтан янында тантаналы төстә тәбрикләү күркәм традициягә әверелде. Игорь белән Айгөлгә дә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәхетле, тату гаилә тормышы теләде һәм бүләкләр тапшырды.

Айгөл - Азнакай кызы, ә менә Игорь - Алтай якларыннан. Алар Ноябрск шәһәрендә ашыгыч медицина ярдәме станциясендә эшләгәндә танышалар, икесе дә фельдшерлар. Ерак араларны якын итеп, туйны җәйге ял чорында кызның туган шәһәрендә үткәрергә карар кылалар.

- Һич көтмәгән идек, шулай зурлаганнары өчен рәхмәт! - диләр бәхеттән башлары күккә тигән пар.

Егет ягы Айгөлнең үзен дә, якыннарын да, Азнакайны бик яраткан.

- Бик матур, чиста, бай, кунакчыл шәһәр, - ди егетнең әнисе Валентина Кравченко. Ул үзе - хакас, ире - рус, беренче килене дә катнаш гаиләдән, шуңа биредә төрле милләт вәкилләре үзара тату гомер кичерәләр.

Туйдан соң яшьләр кабат Себер якларына китеп барачак. Әмма Азнакай бу алмадай матур пар белән гомерлеккә хушлашмый, кочак җәеп, бөтенләйгә каршы алырга да әзер.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда йөзенче пар теркәлде