Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда юлда йөрү кагыйдәләрен балалар бакчасыннан өйрәтәләр

Сабыйлар белән бәйле юл-транспорт имгәнүләре – җитди проблемаларның берсе булып кала бирә.

–Балаларны бәләкәйдән үк  юлда хәрәкәт итү кагыйдәләренә өйрәтү бик мөһим. Бу эшкә аеруча сабыйлар кечкенә чактан ук алынсаң яхшы, чөнки бу вакытта балалар күргән, ишеткәнне хәтерендә калдыра башлый, – ди  “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең  профилактика буенча бүлек начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина.

Бу юнәлештә бездә максатчан һәм нәтиҗәле эш алып барыла. Узган атнада шәһәрнең 18 нче “Улыбка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, ата-аналар “Бала – төп пассажир” акциясендә катнаштылар. Алар шәһәр урамнарына чыгып, машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлырак булырга өндәделәр, белешмәләр тараттылар. Акциядә Санкт-Петербург циркы вәкиле дә катнашып,  үрнәк шоферларга билетлар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев