Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда юл төзелешенә зур игътибар бирелә

Соңгы елларда республикабызда, шул исәптән Азнакайда юллар төзелешенә зур игътибар бирелә. Моны без үзебез дә күрәбез. Иртә таңнан караңгы төшкәнчегә кадәр тырыш хезмәт куючы юл төзүчеләрне һәркайда очратырга була. Юлчыларның матур эшләре белән кызыксынып, "Татнефтедор" ҖЧҖ филиалы автомобиль юллары идарәсе ПТО начальнигы Марсель Хөснуллинга мөрәҗәгать иттек: - Быел Азнакай -...

Соңгы елларда республикабызда, шул исәптән Азнакайда юллар төзелешенә зур игътибар бирелә. Моны без үзебез дә күрәбез. Иртә таңнан караңгы төшкәнчегә кадәр тырыш хезмәт куючы юл төзүчеләрне һәркайда очратырга була. Юлчыларның матур эшләре белән кызыксынып, "Татнефтедор" ҖЧҖ филиалы автомобиль юллары идарәсе ПТО начальнигы Марсель Хөснуллинга мөрәҗәгать иттек:

- Быел Азнакай - Әлмәт юлында шәһәребезнең йөзе булган матур һәм уңайлы боҗра төзелеп бетте. Әгерҗе авылы борылышы тирәсендә дә куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында Республика программасы буенча иске асфалть юл төптән үк яңасына алыштырылды, киңәйтелде. Азнакай - Стәрле юлы төзекләндерелә башлады.

Азнакай, Яңа Юл һәм Актүбә бистәләрендә юллар, мәйданчык һәм торотуарларны яңарту буенча өч программа буенча 50600 мең сумга эш башкарылды. Яңа юл бистәсендә - Кояшлы, Кол Шәриф, Чәчәкле; Кәкре Елга авылында - Сәпәй; Азнакайда - Мәрҗәни, Совет, Заречная, Октябрь, Тау асты, Чулпан, Гоголь, Ершов, Кошевой; Актүбәдә Яшьләр һәм Шатлык урамнарында вак таш белән яңарту эшләре башкарылды. Шәһәребезнең Нефтьчеләр, Солтангалиев, Сөембикә, Хәсәншина, Гагарин, Николаев урамнарында һәм тротуарларда да юллар төзекләндерелде. Бүгенге көндә өстәмә лимит белән Азнакай шәһәре, Актүбә һәм Яңа юл бистәләрендә урамнарны төзекләндерү эшләре бара, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда юл төзелешенә зур игътибар бирелә