Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда юл һәлакәтендә җәяүлеләр зыян күрә

Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкуров үткәргән киңәшмәдә район территориясендә юл-транспорт вакыйгаларының кискенләшүе турында ныклы сөйләшү булды. Соңгы ике атна ярым эчендә генә дә юл һәлакәтләрендә дүрт җәяүлене бәрдерткәннәр, аларның өчесе вафат булып, берсе авыр хәлдә шифаханәдә ята. Җаваплы оешма-предприятие җитәкчеләренә ашыгыч рәвештә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру чаралары күрү...

Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкуров үткәргән киңәшмәдә район территориясендә юл-транспорт вакыйгаларының кискенләшүе турында ныклы сөйләшү булды. Соңгы ике атна ярым эчендә генә дә юл һәлакәтләрендә дүрт җәяүлене бәрдерткәннәр, аларның өчесе вафат булып, берсе авыр хәлдә шифаханәдә ята. Җаваплы оешма-предприятие җитәкчеләренә ашыгыч рәвештә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру чаралары күрү йөкләтелде. Бигрәк тә җәяүлеләр чыгу юлларын кабат тикшереп чыгу, светофорлар урнаштыру, юлларга ком сибү, ныклап яктырту кебек мәсьәләләр каралды. Киңәшмәдә Болгар урамында "Кыңгырау" балалар бакчасы ягыннан "Урсай" кибетенә таба һәм Ленин урамында "Магнит" кибете ягыннан "Хороший" кибетенә чыкканда җәяүлеләр чыгу юлы кирәклеге, "лежащий полицейский" лар янында билгеләр куелырга тиешлеге турында аерым гражданнарның фикерләре дә исәпкә алынып эшлекле сөйләшү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда юл һәлакәтендә җәяүлеләр зыян күрә