Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ЮХИДИ хезмәткәрләре массакүләм мәгълумат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрде

Юлларда иминлек булдыру - гомум проблема. Кагыйдә бозучыларның саны елдан-ел арта бару һич тә тынычланырга урын калдырмый. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте тарафыннан төрле чаралар күрелүгә карамастан, район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре кабатлана тора. Юл йөрү кагыйдәсен күрә торып бозучылар, тупас хаталар ясаучылар юлларда аз түгел. Транспорт чараларын йөртүчеләрнең кагыйдә үтәвен һәрдаим...

Юлларда иминлек булдыру - гомум проблема. Кагыйдә бозучыларның саны елдан-ел арта бару һич тә тынычланырга урын калдырмый. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте тарафыннан төрле чаралар күрелүгә карамастан, район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре кабатлана тора. Юл йөрү кагыйдәсен күрә торып бозучылар, тупас хаталар ясаучылар юлларда аз түгел. Транспорт чараларын йөртүчеләрнең кагыйдә үтәвен һәрдаим контрольдә тоту - һәлакәтләрне киметүнең бер юлы.

Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре массакүләм мәгълумат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрде.

-Хәвефсезлек каешын эләктермәү, машиналарны узу кагыйдәләрен бозу, административ штрафны вакытында түләмәү, танылмый торган номерлы мшина белән идарә итү - юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның иң еш кабатлана торганнары. Руль артына салмыш хәлдә утыручылар да һич кимеми. Журналистлар катнашындагы мондый рейдлар штраф бирүне генә күздә тотмый, иң мөһиме профилактик чараның үтемле булуына ирешәсе иде, - ди пропаганда буенча инспектор Илдар Исхаков.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы 25 кеше ачыкланды, шулардан сигез машина йөртүче административ штрафларын түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылды. Куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен - 1, балаларны махсус утыргычтан башка йөрткән өчен - 1, каршы як полосага чыккан өчен - 5 беркетмә төзелде. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар арасында җәяүлеләр дә бар. Юлны тиешле урыннан чыкмаган биш кеше дә административ җаваплылыкка тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ЮХИДИ хезмәткәрләре массакүләм мәгълумат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрд...