ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакайда ЮХИДИ хезмәткәрләре массакүләм мәгълумат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрде
Соңгы елларда юлларда җиңел машиналар саны артa. Моны Азнакай юлларындагы киеренке хәрәкәттән дә ачык күрергә мөмкин. Беренче карашка, мондый күренешкә шатланырга гына кирәк кебек. Халык машина ала икән, димәк, мул тормышта яши. Шул ук вакытта, күңелсез статистика турында да онытырга ярамый. Ел башыннан Россиядә теркәлгән 494 юл фаҗигасендә 78 кеше...
Соңгы елларда юлларда җиңел машиналар саны артa. Моны Азнакай юлларындагы киеренке хәрәкәттән дә ачык күрергә мөмкин. Беренче карашка, мондый күренешкә шатланырга гына кирәк кебек. Халык машина ала икән, димәк, мул тормышта яши. Шул ук вакытта, күңелсез статистика турында да онытырга ярамый. Ел башыннан Россиядә теркәлгән 494 юл фаҗигасендә 78 кеше һәлак булган һәм 638е җәрәхәтләр алган. Районда теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең саны 22 гә җитте. Штрафларны арттыру, күзәтү камералары урнаштыру да юл фаҗигаләрен киметә алмый ши- келле. Транспорт чараларын йөртүчеләрнең кагыйдә үтәвен һәрдаим контрольдә тоту - һәлакәтләрне киметүнең бер юлы. Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә чираттагы тапкыр рейд үткәрде. -Хәвефсезлек каешын эләктермәү, тизлек режимын бозу, административ штрафны вакытында түләмәү - юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның иң еш кабатлана торганнары. Руль артына салмыш хәлдә утыручылар да һич кимеми, - ди пропаганда буенча инспектор Илдар Исхаков. - Закон нигезендә административ штрафны вакытында түләмәгән затлар икеләтә, әмма мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф түли яки 15 тәүлеккә административ кулга алына. Бүген ЮХИДИ һәм суд приставлары хезмәте арасында үзара ныклы мөнәсәбәт урнаштырылган. Закон бозучылар буенча бердәм мәгълүматлар базасы штраф түләмәүчеләрне үзвакытында ачыкларга һәм җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирә.
Күңелсезлекләргә юлыкмас өчен штрафларны вакытында түләргә кирәк. Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы 28 кеше ачыкланды. Шулардан ике шофер - аек булмаган килеш руль артына утыручы. Аларның "корыч ат"лары штраф-стоянкага урнаштырылды. Тизлек режимын бозган өчен - 15, куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен - 3, балаларны махсус утыргычтан башка йөрткән өчен - 2, теркәлмәгән транспорт белән идарә иткән өчен - 2 машина йөртүчегә беркетмә төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев