Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда йорт хайваннарына терлекләргә котыру авыруына каршы бушлай прививка ясыйлар

Быел районда 1 Май, Мәнәвез, Октябрь Бүләк авылларында олы терлек һәм эт котыру очрагы булып, карантин салынган иде.

– Котыру– баш һәм арка мие җилсенеп, бик кискен формада уза һәм үлемгә китерә торган йогышлы авыру. Табигатьтә аларны тарату чыганагы булып төлке, бүре һәм башка шундый ерткыч җәнлекләр, шулай ук хуҗасыз этләр, мәчеләр тора, – ди Азнакай дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Валентина Саттаровага

Район дәүләт ветеринария хезмәте тарафыннан быелның 8 аенда район биләмәсендәге 12034 мөгезле эре терлеккә, 283 атка, 1538 сарыкка, 2449 эткә һәм 1660 мәчегә вакцинация ясалган.

27 сентябрьгә кадәр җирлегебездә котыру авыруын профилактикалау буенча декада бара. Бу чорда йорт хайваннарына котыруга каршы привиканы бушлай ясатырга мөмкин булачак.

Белешмәләр өчен тел.: 7-19-99.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев