Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда йорт-җирләрне документлаштыру – мәҗбүри таләп

Гражданнарның төзелеш объектларына хокукларын теркәүдән читләшү, шулай ук чынлыкта төзелеп беткән шәхси торак йортларны файдалануга кертүне белә торып сузу очраклары шактый еш очрый. Мондый битарафлык һәм җавапсызлык нәрсәгә китерә? Узган атнада күчемсез милекләрен үзвакытында рәсмиләштермәүчеләр катнашында үткән киңәшмәдә сүз әнә шул хакта барды? Киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар...

Гражданнарның төзелеш объектларына хокукларын теркәүдән читләшү, шулай ук чынлыкта төзелеп беткән шәхси торак йортларны файдалануга кертүне белә торып сузу очраклары шактый еш очрый.

Мондый битарафлык һәм җавапсызлык нәрсәгә китерә? Узган атнада күчемсез милекләрен үзвакытында рәсмиләштермәүчеләр катнашында үткән киңәшмәдә сүз әнә шул хакта барды?

Киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илдар Хәйдәров һәм шәхси йорт һәм җир участокларын рәсмиләштерү буенча белгечләр катнашып, әлеге мәсьәләдә чыгыш ясадылар.


Йорт- җирләрне документлаштыру - мәҗбүри таләп. Җирдән файдаланып, яңа төзелешләр өчен үзвакытында салым түләүне сузучылар аркасында бюджетка керем керми кала. Ул исә халыкның тормыш-көнкүрешендә дә чагылыш таба.

Күчемсез милекне үзвакытында рәсмиләштермәү төрле аңлашылмаучылыклар китереп чыгарып, алга таба милек хуҗасына да зур авырлыклар тудырырга мөмкин. Алай гына да түгел, 2015 елдан әлеге өлкәдә салымнар тагын да артачак, милкеңне алдан теркәп калу күпкә отышлырак, диләр белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда йортҗирләрне документлаштыру – мәҗбүри таләп