Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда җылылык өчен түләү кагыйдәләре үзгәрде

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдәге үзгәрешләр хакында хәбәр иткән идек инде (газетаның 26 июль саны, 2нче бит). Әлеге мәсьәләгә бердәм исәп-хисап үзәге директоры Марат Авзалов ачыклык кертә. - Сентябрь аеннан Азнакай шәһәре һәм районындагы күпкатлы фатирларда яшәүчеләр өчен торак хезмәтенә тарифларда үзгәрешләр бар. Бу күпкатлы йортларга хезмәт күрсәтүче персоналның хезмәт хакы арту...

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдәге үзгәрешләр хакында хәбәр иткән идек инде (газетаның 26 июль саны, 2нче бит).

Әлеге мәсьәләгә бердәм исәп-хисап үзәге директоры Марат Авзалов ачыклык кертә.


- Сентябрь аеннан Азнакай шәһәре һәм районындагы күпкатлы фатирларда яшәүчеләр өчен торак хезмәтенә тарифларда үзгәрешләр бар. Бу күпкатлы йортларга хезмәт күрсәтүче персоналның хезмәт хакы арту белән бәйле. Мәсәлән, торак фонды белән идарә итү өчен торак бинада гомуми мәйданның кв. метрына 1 сентябрьдән айга 1 сум 51 тиен (Актүбә бистәсе өчен дә) түләргә туры киләчәк. Бина эчендәге мәйданны җыештыруның кв метры азнакайлыларга - 1сум 30 тиен тэшкил итэчэк. Шундый ук арту йорт алды территориясен җыештыруга да кагыла. Азнакайда, Актүбә бистәсендә яшәүчеләр дә кв метр өчен 2 сум 15тиеннән түләячәкләр.


Үзгәрешләр шулай ук җылылыкны исәпкә алу җиһазлары булмаган йортларга да кагыла. Башта ук шуңа басым ясыйсы килә: әлеге үзгәрешләр җылылык өчен еллык түләү күләмен арттырмаячак. Май, июнь, июль, август айлары өчен исәп квитанцияләрендә җылылык өчен түләү графасы буш булачак.
Анда яшәүчеләр җылылык өчен яңа нормативлар буенча түләячәкләр. Элек гомуми җылылык энергиясе нормативы 12 айга бүленсә, хәзер ул 8 айга бүленә. Квадрат метрына 0,02814 Гкал исәбеннән бары тик җылыту сезонына гына түләнәчәк. Мондый норматив 1999 елга кадәр төзелгән һәм үзәкләштерелгән җылылык системасы белән тәэмин ителгән күпкатлы йортларга кагыла. Нигездә болар җылылыкны исәпкә алу җиһазлары булмаган 60-70 елгы ике катлы йортлар.


Бүгенге көндә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә мөмкинлекләр артты.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен шулай ук электрон формада шәхси кабинетларда теркәлеп рәсми сайтлар аша түләргә мөмкин.


Торак-коммуналь хезмәтләр өчен чиратсыз www.uslugi.tatar.ru. сайты аша да түләргә мөмкин. Дәүләт муниципаль хезмәтләр порталында Сез коммуналь хезмәтләр өчен түли һәм квитанциягездә күрсәтелгән шәхси исәбегез белән идарә итә аласыз. Әлеге сайтта исәп приборларының күрсәткечләрен кертергә һәм элеккеге күрсәткечләрне дә карарга мөмкин. Бу сезне чиратларда торудан азат итә. Әлеге хезмәттән халык һәр айның 5еннән 25нче числосына кадәр файдалана ала. Күрсәткечләрне исә 15еннән 25 енә кадәр карап була.


Фатир хуҗаларының файдаланылган салкын һәм кайнар су күрсәткечләрен бердәм исәп-хисап үзәгенә һәр айның 25енә кадәр 7-35-66 телефоны аша хәбәр итүләре сорала. Әгәр дә түләгән вакытта саннарны квитанцияләрдә күрсәтсәләр, кабат шалтырату кирәкми.


Торак-коммуналь хезмәтләре буенча сораулар белән бердәм исәп-хисап үзәгенә һәр айның 5еннән 28енә хәтле килергә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда җылылык өчен түләү кагыйдәләре үзгәрде