Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда язгы ташуга әзерләнәләр

Быел яз кояшы кышкы февраль аенда ук елмая башлады. Аномаль җылылык сәбәпле, болай да аз яуган кар эреп, гөрләвекләр акты. Елгаларда да боз катламы эри, көпшәкләнә бара. Әлбәттә, мондый чорда бәла-каза килеп чыгуы бик ихтимал. Көннәр болай торса, ташу, су басу куркынычы да тумый калмас. Район күләмендә аңа хәзерлек эшләре...

Быел яз кояшы кышкы февраль аенда ук елмая башлады. Аномаль җылылык сәбәпле, болай да аз яуган кар эреп, гөрләвекләр акты. Елгаларда да боз катламы эри, көпшәкләнә бара. Әлбәттә, мондый чорда бәла-каза килеп чыгуы бик ихтимал. Көннәр болай торса, ташу, су басу куркынычы да тумый калмас. Район күләмендә аңа хәзерлек эшләре ничек бара? Халык арасында аңлату тиешенчә уздырыламы? Бәла-каза булган очракта кешеләрне куркынычсыз урынга эвакуацияләү чарасы күреләме? Әлеге сораулар белән янгын сагының Азнакай гарнизоны начальнигы Рөстәм Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек.
- "Язгы бозга ястык калынлыгы булса да ышанма" - диләр. Чыннан да боз өстендә бик сак булырга кирәк, көзге боз баскан урында чатнап, сакланып калырга мөмкинлек бирсә, язгы боз туп-туры ишелеп кенә төшә.
Язгы ташуларга килгәндә, быел белгечләр фаразлавынча нинди дә булса катаклизмнар көтелми. Ләкин барыбер дә хәзер торырга, алдан саклык чаралары күрергә кирәк. Безнең район авылларына су басу куркынычы янаучы - Ык елгасы. Быел ул өлешчә генә күтәрелер дип торабыз. Районда Ык буе зонасына 19 торак пункт керә. Ә бу 220 йорт дигән сүз. Су басу куркынычы янаган берничә йорт бар. Елга буе зонасы махсус күзәтү астында. Су күтәрелеше сизелсә, халыкны эвакуацияләү буенча чаралар планы эшләнде. Су баскан очракта вакытлы тору урыннары билгеләнде. Анда беренчел медицина ярдәме күрсәтү, бераз яшәп тору өчен мөмкинлекләр тудырылган. Һәр оешма-предприятие, ведомстволар әлеге мөһим чарага җаваплы карарга, мөмкинлектән чыгып транспорт, эшче көчләр белән ярдәм итәргә тиеш.
Бу чорда иң әһәмиятлесе - халык арасында аңлату эшләре алып бару. Су басу куркынычы булган зоналарда яшәүчеләр үзләре дә алдан саклык чаралары күрергә, йорт ихаталарын кардан чистартырга, кар сулары үзвакытында, тиешенчә агып китсен өчен су үткәргеч торбаларны чистартырга, канаулар казырга тиешләр.
Елга тирәләрендә яшәгән кешеләргә аеруча сак булырга кирәк. Зур су басулар була калса, эвакуация өчен нибары 4 сәгать вакыт кала. Авыл җирлекләре башлыклары җыеннар җыеп, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлату эшләре алып барырга тиешләр.
Ташкын, су баскан очракта һәркем үз милкен һәм матди байлыкларын, терлекләрен саклау чараларын алдан ук кайгыртып куярга бурычлы. Документлар һәм башка кыйммәтле әйберләрне су үтмәслек итеп төреп, җыйнап кую, йортның өске катына күчерү, җылы, су үтмәслек киемнәр, йөзү җайланмалары әзерләп кую зарур. Суның торак йортларга якынаю куркынычы туса, электр үткәргечләрен челтәрдән өзәргә, газны сүндерергә, тәрәзәләрне капларга кирәк.
Шәһәр җирлегендә дә йорт хуҗалары кар сулары акканын, су басканын көтеп тормыйча, үз территориясен кардан чистартырга, су үткәргеч канаулар казып, кечкенә дамбалар өю кебек саклык чаралары күрергә тиеш. Бер-беребезгә игътибарлы, сак һәм хәзерлекле булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда язгы ташуга әзерләнәләр