Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Яз һәм Хезмәт бәйрәме гөрләде

Азнакайда узган Яз һәм Хезмәт бәйрәме спорт ярышларына, балалар өчен кызыклы уеннарга, котлауларга, җыр-моңга бай булды.

Тантана “Азнакайнефть” идарәсенең беренче җитәкчесе, Социалистик Хезмәт Герое, СССР нефть һәм газ сәнәгате министры дәрәҗәсенә күтәрелгән Николай Мальцев һәйкәле янында кайнар чыгышлардан һәм чәчәкләр куюдан башланып, Геройлар аллеясында дәвам итте. Биредә 13 фидакарь якташыбыз бюсты урнашкан. Аларның һ әрберсе янында мәктәп укучылары сакта тора. Алар һәр хезмәт һәм сугыш герое турында кыскача таныштырып уздылар.

Татарстан мәйданында гер күтәрү, аркан, таяк тартышу, кул көрәше, укучылар арасында рәсем бәйгесе барды.

Азнакайлыларны бәйрәм белән ТР Дәүләт Советы рәисе Таһир Һадиев, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район профсоюз оешмаларының координацион советы рәисе Рәфис Хәсәнов тәбрикләде. Алар спорт ярышларында һәм рәсем бәйгесендә җиңүчеләргә иганәчеләр – предприятие-учреждениеләрнең профсоюз комитетлары бүләкләрен тапшырдылар.

Кич буе районыбыз сәнгать осталары сәхнә тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев