Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшәүчеләр алдан тавыш бирүдә катнаша - ФОТОРЕПОРТАЖ

Бүген «Бердәм Россия» партиясе алдан тавыш бирү көне үткәрә. 

Азнакай районында ун хисап участогы эшли. Аларның берсе шәһәрдәге 1 нче мәктәп базасында урнашкан. 

Биредә иртәннән бирле кеше өзелми. 
- Әлеге сәяси чараның мөһимлеген һәркем аңлый, - ди хисап участогы рәисе Лилия Гафиева. 
- Алдан тавыш бирү - халыкның ышанычын яулый алырлык иң яхшы кандидатларны ачыклау өчен аеруча мөһим, - ди алдан тавыш бирүгә килгән Әдилә апа.  10.00 сәгатькә биредә 
212 кеше тавыш биреп өлгергән иде. 
Алдан тавыш бирүгә калгән һәр сайлаучыга икешәр бюллетень бирелә. Берсе – бер мандатлы округ буенча булса, икенчесе – бердәм сайлау округы буенча кандидатлар исемлеге белән. Бюллетеньнәрдәге бер, берничә яки барлык кандидатлар өчен дә тавыш бирергә була. 


Мәгълүм булганча, бүген Азнакайда 10 хисап участогы эшли. Аларның бишесе шәһәрдә - 6 нчы һәм 1 нче мәктәптә, боз сараенда, Балалар иҗаты йортында, “Дельфин” бассейнын¬да, берсе Актүбәнең Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йортында, калганнары Чалпы, Тымытык, Кәкре Елга һәм Мәлбагыш авылларында урнашкан. 
Тавыш бирү иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев