Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшәүче Наҗия апа Әхмәтшина 90 яшен билгеләп үтте

Азнакай шәһәр комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров шәһәребездә гомер итүче Наҗия апа Әхмәтшинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аны матур бәйрәме белән котларга үзе эшләп чыккан "Азнакайнефть" идарәсенең ветераннар советы рәисе Мисбах Мәсәлимов, социаль яклау идарәсе вәкилләре дә килгән иде. Әлбәттә, Наҗия апаның балалары, оныклары да җыелган. Гомерен хезмәттә үткәргән Наҗия...

Азнакай шәһәр комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров шәһәребездә гомер итүче Наҗия апа Әхмәтшинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аны матур бәйрәме белән котларга үзе эшләп чыккан "Азнакайнефть" идарәсенең ветераннар советы рәисе Мисбах Мәсәлимов, социаль яклау идарәсе вәкилләре дә килгән иде. Әлбәттә, Наҗия апаның балалары, оныклары да җыелган.

Гомерен хезмәттә үткәргән Наҗия апа ире - сугыш ветераны Миргазиян Вәлиуллин белән 4 бала үстергәннәр. Кызганыч, Миргазиян ага инде вафат.

-Тату, матур яшәдек, - ди 65 ел бергә гомер итү серләрен чишеп тыл ветераны. - Эштән курыкмадык, табыннарыбыз да һәрчак мул булды. Аллага шөкер, тормышымнан канәгатьмен. Балаларым, оныкларым да исән-сау, бәхетле булсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда яшәүче Наҗия апа Әхмәтшина 90 яшен билгеләп үтте