Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшь гражданнарга паспортлар тапшырылды

Дүшәмбе көнне район Советы бинасында яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды. Патриотизм, туган илгә мәхәббәт, горурлык белән сугарылган әлеге тантанада 14 яшькә җиткән 22 азнакайлы тантаналы рәвештә кулларына шәхесләрен раслаучы беренче документларын алды һәм алар илнең тулы хокуклы гражданнары булдылар. Яшүсмерләргә паспортлар тапшырганда муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов район...

Дүшәмбе көнне район Советы бинасында яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды.

Патриотизм, туган илгә мәхәббәт, горурлык белән сугарылган әлеге тантанада 14 яшькә җиткән 22 азнакайлы тантаналы рәвештә кулларына шәхесләрен раслаучы беренче документларын алды һәм алар илнең тулы хокуклы гражданнары булдылар. Яшүсмерләргә паспортлар тапшырганда муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов район башлыгы, депутатлар һәм шәхсән үзе исеменнән тәбрикләп, аларның илнең чын гражданнары булуларын һәм киләчәктә матур гамәлләре белән сөендерүләрен теләде. Аның теләкләренә Азнакай шәһәрендәге Федераль миграцион хезмәт бүлеге җитәкчесе Эльвира Газизова да кушылды. Балаларның әти-әниләре дә әлеге куанычлы мизгелләрдә ул һәм кызлары өчен горурлык хисләре кичерүләрен белдереп, шатлыкларын уртаклаштылар. Адель Гыйззәтуллин, кулларына беренче рәсми документ алучы яшь гражданнар исеменнән әлеге чараны оештыручыларга зур рәхмәт белдерде, киләчәктә өлкән буынның ышанычын аклап, районыбыз, илебез данын яклаячакларын әйтте.


Тантанадан соң, инде өлкәнәеп, бер башка үсеп киткән яшь гражданнар истәлеккә фотосурәткә төштеләр.


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

фото сайттан http://aznakayevo.tatarstan.ru/rus/aznakaevo_fotoreport.htm/photoreport/632952.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда яшь гражданнарга паспортлар тапшырылды