Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшь автомобиль йөртүчеләре арасындагы һөнәри осталык бәйгесе узды

"Татспецтранспорт" җәмгыяте идарә итү компаниясенә караган "Татбуртранс" ҖЧҖ филиалларының яшь автомобиль йөртүчеләре арасындагы һөнәри осталык конкурсы быел да Азнакай Сабан туе мәйданы янындагы полигонда үтте. Предприятиенең Әлмәт һәм Азнакай филиаллары колонналарыннан әлеге ярышта катнашырга дәгъва белдерүчеләр, елдагыча, башта теориядән имтихан тоттылар, ягъни юл йөрү кагыйдәләре нигезендә төзелгән сорауларга җавап бирделәр....

"Татспецтранспорт" җәмгыяте идарә итү компаниясенә караган "Татбуртранс" ҖЧҖ филиалларының яшь автомобиль йөртүчеләре арасындагы һөнәри осталык конкурсы быел да Азнакай Сабан туе мәйданы янындагы полигонда үтте.


Предприятиенең Әлмәт һәм Азнакай филиаллары колонналарыннан әлеге ярышта катнашырга дәгъва белдерүчеләр, елдагыча, башта теориядән имтихан тоттылар, ягъни юл йөрү кагыйдәләре нигезендә төзелгән сорауларга җавап бирделәр. Алар арасыннан иң көчлеләр дип табылган алтышар кеше генә автомобиль йөртүчеләрнең осталык конкурсында катнашу хокукына ия булды.


...Менә катнашучыларны сафка тезелү өчен мәйданга чакырган команда яңгырый. "Татбуртранс" ҖЧҖ баш инженеры Фәиз Якупов конкурс шартлары белән таныштырганнан соң, җәмгыятьнең башкарма директоры Рөстәм Ситдыйков һәм предприятиенең Азнакай филиалы җитәкчесе Ривал Хисаметдинов һәр ике командага уңышлар, хәвефсез маневрлар теләде.


Шобага салынган, чыгыш ясау чираты билгеләнгән, конкурсантларның һәр операциясенә бәя биреп торачак судьялар мәйданда үз урыннарын алганнан соң, "КамАЗ" үзбушаткыч автомобилендә ярышлар башлануга старт бирелде. Беренче булып Әлмәт колоннасы егете Виталий Котин чыгыш ясады.


Конкурсантлар "КамАЗ"да чиратлап катлаулы виражлар ясаганда, жюри әгъзалары һәм судьялар аларның осталыгына бәя бирү белән мәшгуль булган арада, урман күләгәсендә кече сабантуй гөрләп торды - шәһәр һәм район Мәдәният йорты артистлары һөнәри бәйгеләре уңаеннан транспортчыларга атап концерт номерлары күрсәтте, Азнакай филиалы эшчесе Арнис Абдуллин хезмәттәшләренә багышлап язган шигырен укыды, әти-әниләре белән бәйрәм күрергә килгән балалар төрле уеннар белән мәшгуль булды, киоск-буфетлар эшләде.


Ул арада унике машина йөртүче арасында барган өлгерлеккә көрәш тәмамланды да. Абруйлы жюри, судьялар белән киңәшкәннән соң, җиңүчеләрне мактау пьедесталена чакырды. Араларында һөнәре буенча иң остасы дип Әлмәт колоннасыннан Илнур Гатин танылды.

Икенче баскычта Азнакайдан Рөстәм Мөбарәкшин, өченче урында - Данис Саттаров (Әлмәт). "Татспецтранспорт" ҖЧҖ идарә итү компаниясе директорының беренче урынбасары Наил Закирҗанов, "Татбуртранс" җәмгыяте башкарма директоры Рөстәм Ситдыйков, баш инженеры Фәиз Якупов аларга Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар, алдагы эшләрендә уңышлар теләделәр.


Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда яшь автомобиль йөртүчеләре арасындагы һөнәри осталык бәйгесе узды