Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ярминкә гөрләде

Үз җирлегебездә үскән яшелчә, әзерләнгән катык-маена, шифалы балына җитәме соң инде. Кичә Азнакай җитештерүчеләре товарларын тәкъдим иткән ярминкәдә күпләрдән шул фикер ишетелде. -Үзебезнең осталар ясаган сувенир курчаклар - милли киемле "туташ-ханымнар"га кадәр, күр син, әллә каян мөләем булып, күзгә ташланып тора, - ди халык промыселы уңганнары сәүдә-күргәзмәсе яныннан һич китә...

Үз җирлегебездә үскән яшелчә, әзерләнгән катык-маена, шифалы балына җитәме соң инде. Кичә Азнакай җитештерүчеләре товарларын тәкъдим иткән ярминкәдә күпләрдән шул фикер ишетелде.

-Үзебезнең осталар ясаган сувенир курчаклар - милли киемле "туташ-ханымнар"га кадәр, күр син, әллә каян мөләем булып, күзгә ташланып тора, - ди халык промыселы уңганнары сәүдә-күргәзмәсе яныннан һич китә алмаган Сәмига ханым Хәмидуллина. -Мәскәүдәге киленемә бүләк итәргә алдым әле менә.

Азнакайда җитештерелгән каймак, йогырт, төрлесеннән сырларны, кулинария тәм-томнарын, шәхси умарталыклардан алып килгән балны татып карарга - дегустацияләргә дә була. Бакчасы булмаганнар кышкылыкка тозлап куярга яшелчә алып калырга ашыкты.

-Эшмәкәрләребез, крестьян-фермерлык, шәхси хуҗалыклар, предприятиеләребез җитештергән ризыклар, товарларны халыкка тәкъдим итеп, мондый ярминкәләр үткәрүне дәвам итәчәкбез, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов. -Азнакайлылар сыйфатлы, затлы, чагыштырмача арзанрак бәяле азык-төлеккә хаклы һәм аларны көзге ярминкәләргә дә чакырып калабыз.

Шәһәрнең мәшгульлек үзәге теләге булганнарга шунда ук һөнәр сайлау белән бәйле тест үтү, консультация алу мөмкинлеге дә тудырды.

Лиза Нурлыева,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ярминкә гөрләде