Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ярминкә гөрләде

Районыбызда авыл хуҗалыклары, җирле җитештерүчеләребез катнашында ярминкәләр гөрләп уза. Шимбә көнне -12 нче сентябрьдә узганында көзге муллык аеруча чагылыш тапты. Анда егермедән артык авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарларын тәкъдим иттеләр. Көзге муллыктан файдаланып калырга теләгәннәр Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе ярминкәләрендә арзан бәядән...

Районыбызда авыл хуҗалыклары, җирле җитештерүчеләребез катнашында ярминкәләр гөрләп уза. Шимбә көнне -12 нче сентябрьдә узганында көзге муллык аеруча чагылыш тапты.

Анда егермедән артык авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарларын тәкъдим иттеләр. Көзге муллыктан файдаланып калырга теләгәннәр Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе ярминкәләрендә арзан бәядән 666 мең 600 сумлык яңа суйган эре мөгезле терлек ите, 68 мең сумлык бөртекле культуралар, 48 кило бал, бәрәңге, карбыз, бакча җиләге сатып алдылар. Шулай ук шашлык, прополис, чәчәкләр дә мулдан сатылды. Ярминкәдә Шәрипов, Баһауов, Сәләмов, Минһаҗев, Садретдинов, Гомәров, Хафизов, Солтанов, Исмәгыйлов, Идрисов, Исмаилов, Сәлахова, Гаянова шәхси ярдәмче хуҗалыклары үзләрендә җитештерелгән товарларны тәкъдим итте.

  • Оештыручыларга рәхмәт! Арзан гына бәядән кирәкле азык-төлекне сатып алдык. Мондый ярминкәләр алга таба да дәвам итсен иде, - диләр сатып алучылар.

Әлбәттә, ярминкәләр алга таба да узачак. Ә без көзге муллыктан файдаланып калырга ашыгыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ярминкә гөрләде