Эш транспортында аварияләр профилактикасы айлыгы кысаларында 2 нче федераль янгынга каршы отряд бүлекчәләрендә аңлату чаралары узды.
Азнакайның 12 һәм 24 нче янгын-коткару бүлекчәләрендә ЮХИДИ инспекторы Айнур Хәкимов шоферларны районда һәм республикадагы юл-транспорт вакыйгалары белән таныштырды, иминлек максатларында юл кагыйдәләрен төгәл сакларга чакырды.
Соңыннан 2 нче федераль янгынга каршы отряд вәкиле Евгений Титанов машина йөртүчеләрдән имтихан алды.
Гөлназ Дәүләтшина, 12 нче янгын-коткару бүлекчәсе инспекторы
.jpg)
Нет комментариев