Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда янгынга каршы өйрәнүләр узды

Янгын куркынычсызлыгын саклау максатында, кеше күп булган урыннарда - мәктәпләр, хастахәнәләр, оешма биналарында махсус өйрәнүләр үткәрелә. Аның төп шарты - янгын була калса, кешеләрне дөрес эш итәргә өйрәтү. Мондый янгыннарда күпләр еш кына куркып, каушап калалар һәм ялкын тиз арада көчәя бара. Сентябрь аенда шундый өйрәнүләр "Азнакайнефть" идарәсенең төп бинасында...

Янгын куркынычсызлыгын саклау максатында, кеше күп булган урыннарда - мәктәпләр, хастахәнәләр, оешма биналарында махсус өйрәнүләр үткәрелә. Аның төп шарты - янгын була калса, кешеләрне дөрес эш итәргә өйрәтү. Мондый янгыннарда күпләр еш кына куркып, каушап калалар һәм ялкын тиз арада көчәя бара.

Сентябрь аенда шундый өйрәнүләр "Азнакайнефть" идарәсенең төп бинасында узды. Беренче каттан шомлы янгын сигнализациясе тавышы ишетелде. Идарә хезмәткәрләре тиз арада "янган" бинадан куркынычсыз урынга чыктылар, ә ирекле янгын сүндерүчеләр өлгер генә кул җайланмалары белән утны сүндерергә керештеләр. 24 нче янгын сүндерү частеннән килгән коткаручылар беренче минутлардан ук эшкә тотындылар. Аларның төп максаты: янган бинадан ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне эзләп табу. Бәхеткә, андыйлар булмады һәм утка каршы көрәшүчеләр уңышлы гына "ялкынны" сүндерүгә ирештеләр.

24 нче янгын сүндерү часте җитәкчесе урынбасары Александр Никулин үз чыгышында персоналның чын янгын булган очракта тәвәккәл һәм өлгер булуына басым ясады һәм тагын бер кат гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен төгәл белү кирәклеген искәреп үтте.

Э. СӘЛИМҖАНОВА,

24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда янгынга каршы өйрәнүләр узды