Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Җәяүле кичүе” профилактик акциясе уза

Җәяүлеләрне бәрдерү очраклары юл-транспорт һәлакәтләре арасында шактый зур урын били.Быелның гыйнвар аенда республика юлларында 117 җәяүлене бәрдергәннәр. Бәлагә таручыларның алтысы үлгән, 120 кеше тән җәрәхәтләре алган. Аварияләрдә еш кына җәяүлеләр үзләре дә гаепле булып чыга. Юл аша "җәяүле кичүе"ннән үтәргә кирәклеген күбебез белсә дә, кануннарга кул гына селтибез шул. Район...

Җәяүлеләрне бәрдерү очраклары юл-транспорт һәлакәтләре арасында шактый зур урын били.Быелның гыйнвар аенда республика юлларында 117 җәяүлене бәрдергәннәр. Бәлагә таручыларның алтысы үлгән, 120 кеше тән җәрәхәтләре алган. Аварияләрдә еш кына җәяүлеләр үзләре дә гаепле булып чыга. Юл аша "җәяүле кичүе"ннән үтәргә кирәклеген күбебез белсә дә, кануннарга кул гына селтибез шул.
Район территориясендә җәяүлеләр катнашында юл һәлакәтләре санын киметү максатыннан дәүләт автоинспекциясе 10 февральдән 20 февральгә кадәр "Җәяүле кичүе" профилактик акциясен уздыра. "Сезонга бәйле транспорт агымының күбәюе һәм һава торышының көйсезлекләре барлык юл хәрәкәтендә катнашучылардан да нык игътибарлылык сорый. Автотранспорт йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең юл торышының үзгәрүенә җавапсыз караулары һәлакәткә китерергә мөмкин. Ункөнлек вакытында районда өстәмә ЮХИДИ экипажлары эшләячәк. Алар юл кичүләрендә җәяүлеләргә өстенлек бирмәүче шоферларны һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләрне ачыклап җаваплылыкка тартачаклар", - ди ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Валерий Черных.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Җәяүле кичүе” профилактик акциясе уза