Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яңа мәчет ачылды

"Азнакай нуры" мәчете нурларын сибә. Районыбызда берсеннән-берсе күркәм мәчетләр калка. Изге Корбан гаете көннәрендә шәһәрнең көнчыгыш микрорайонында тагын бер иман йорты ачылды. - Былтыр биредә бергәләп нигез ташын салган идек, быел менә мәчет ишекләрен ачып кердек. Исемен дә җисеменә туры китереп, "Азнакай нуры" дип атадык. Ул Азнакаебызга үзенең нурын сибеп,...

"Азнакай нуры" мәчете нурларын сибә.

Районыбызда берсеннән-берсе күркәм мәчетләр калка. Изге Корбан гаете көннәрендә шәһәрнең көнчыгыш микрорайонында тагын бер иман йорты ачылды.

- Былтыр биредә бергәләп нигез ташын салган идек, быел менә мәчет ишекләрен ачып кердек. Исемен дә җисеменә туры китереп, "Азнакай нуры" дип атадык. Ул Азнакаебызга үзенең нурын сибеп, һәр гаиләгә тагын да бәхет, изгелекләр өстәсен иде. Алга таба да тынычлыкта, матур итеп яшәргә насыйп булсын! - дип Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин изге теләкләре белән азнакайлыларга мәчет төзелешенә керткән өлешләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Барлык оешмалар, предприятиеләр, халык ярдәме белән сафка баскан әлеге мәчет манарасына бу көнне ай куелды. Манараны "Татсельхозпроект" оешмасы эшләгән. Ул тоташ тимер конструкциядән тора, якын-тирә төбәкләрдә мондый манара юк дип белдерә алар.

Тантанага бик күп кунаклар җыелган иде. Һәрбер кеше махсус әрҗәгә хәер-сәдакасын салырга ашыкты, бүләкләрен тапшырды.

- Шушы тирәдә яшәгәч, төзелеш башыннан ахырына кадәр күз алдында барды. Бик тиз эшләделәр, шаккатым карап тордым, - ди Фәһимә Шәрипова.

Өлкәннәр өчен генә түгел, урта буын, яшьләр өчен дә көтеп алган куанычлы вакыйга булды бу.

- Бирегә йөрергә якын. Мәчет тышыннан ук балкып, үзенә тартып тора. Эчләре дә бик яхшы итеп эшләнгән. Ике рәкагать намаз укып чыктым инде. Мәчетебез буш тормасын иде, - ди әнә Венер Төхбәтуллин.

Мәчет ачу тантанасында Азнакай мөхтәсибәте уздырган "Авылым мәчете" фотоконкурсына да йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. Жюри тарафыннан бертавыштан Кәкре Елга мәчете фотосүрәте авторы Рамил Фәттахов җиңүче дип табылды. Интернет аша тавыш бирүдә беренче урында - Ришат Зәкиев (Күктәкә мәчете), икенче урында - Зөфәр Хәйбрахманов (Чалпы мәчете), өченче урында - Ранил Исламов (Татшуган мәчете).

Азнакай районы мөхтәсибәте башлангычында әлеге конкурс республика күләмендә үткәреләчәк.

- Ислам заман белән бергә атлый. Бүген Интернет дөньяда бик популяр. Без халкыбызның күркәм традицияләрен, авылларыбызның төзеклеген, матурлыгын башкаларга да күрсәтергә тиешбез, - ди Азат хәзрәт.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда яңа мәчет ачылды