Бүгенге чор әниләре бөтенләй башка. Алар заман белән бергә атлыйлар, белемле, актив, кыю, матур, эшендә дә, шәхси тормышында да уңышка омтылучан. Яшьләр үзәге оештырган "Заманча әни-2015" район бәйгесендә нәкъ шундый гүзәл затлар аш-суга, кул эшләренә, җыр-биюгә осталыкта үзара көч сынашты. Алты конкурсант арасыннан төп титулга 3 ул тәрбияләүче Розалия Кадыйрова...
Бүгенге чор әниләре бөтенләй башка. Алар заман белән бергә атлыйлар, белемле, актив, кыю, матур, эшендә дә, шәхси тормышында да уңышка омтылучан. Яшьләр үзәге оештырган "Заманча әни-2015" район бәйгесендә нәкъ шундый гүзәл затлар аш-суга, кул эшләренә, җыр-биюгә осталыкта үзара көч сынашты.
Алты конкурсант арасыннан төп титулга 3 ул тәрбияләүче Розалия Кадыйрова лаек булды. Ул сәламәтлеге чикле балалар өчен мәктәптә деффектолог булып эшли.
Конкурста биш яшьлек Габделсаматы:
Әниемнең кызы юк та,
Малайлары "во" дигән! - дип чыгыш ясап, залдагыларны елмаерга мәҗбүр итте. Ул инде абыйлары ярдәмендә укырга һәм язарга да өйрәнгән. Әлбәттә, аларның шундый яхшы булуларында әтиләре Илсурның да өлеше зур.
- Малайларыбыз шулкадәр ипле, ярдәмчел, яхшы укыйлар, һич кенә дә кызым юк дип көенерлек түгел, - ди Розалия ханым. - Мондый конкурслар зур этәргеч бирә. Улларым: "Әни, башкача мөмкин дә түгел иде, син бит безнең иң яхшысы!" - дип үсендерделәр. Аларга да сөенеч, бер горурлык. Әниләр - балалары, балалар әниләре белән шулай горурланып яшәсен!
Резеда ШӘРИПОВА
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев