Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда узган дини викторинаның җиңүчеләре билгеле булды

Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә Әхмәдхади Максудиның «Гыйбәдәте Исламия» китабы буенча викторина узды. Әлеге викторинада 10-15 яшьлек балалар катнашты. Шунысы куанычлы - Азнакай мәчетләрендә укучы балалар белән бер рәттән Әгер, Чалпы, Туйкә авыллыры мәчетләрендә белем алучы шәкертләр дә бар иде. Викторина язма тест формасында узды. Жюри башта кызлар арасында җиңүчене билгеләде....

Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә Әхмәдхади Максудиның «Гыйбәдәте Исламия» китабы буенча викторина узды. Әлеге викторинада 10-15 яшьлек балалар катнашты.

Шунысы куанычлы - Азнакай мәчетләрендә укучы балалар белән бер рәттән Әгер, Чалпы, Туйкә авыллыры мәчетләрендә белем алучы шәкертләр дә бар иде.

Викторина язма тест формасында узды.

Жюри башта кызлар арасында җиңүчене билгеләде. 1 урынны Сөмбелә Хакова, 2 урынны Илүзә Димөхәммәтова, 3 урын ны Айгөл Хафизова яулады.

Ир балалар арасында беренчелеккә Кәрим Хафизов чыкты. Икенче урында - Азат Якупов, 3 урынга Айзат Гыйлзҗев чыкты.

Җиңүчеләр 4 декабрь көнне көньяк-көнчыгыш казыятының 5 районы арасында үткәреләчәк региональ турда Азнакай данын яклаячаклар.

Алсу Фролова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда узган дини викторинаның җиңүчеләре билгеле булды