Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда узган атнаның нәтиҗәләре

Авыл хуҗалыгында - кызу чор Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшнең бер генә мизгелгә дә тынып торганы юк. Әле кайчан гына язгы кыр эшләре беткән иде, инде авыл хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерләү кампаниясенә кереште. -Кышкы чорда мул продукция алуның нигезе - ныклы азык базасы булуда. Шуны истә тотып, терлек азыгы хәзерләү буенча...

Авыл хуҗалыгында - кызу чор

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшнең бер генә мизгелгә дә тынып торганы юк. Әле кайчан гына язгы кыр эшләре беткән иде, инде авыл хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерләү кампаниясенә кереште.

-Кышкы чорда мул продукция алуның нигезе - ныклы азык базасы булуда. Шуны истә тотып, терлек азыгы хәзерләү буенча эш темпларын тагын да арттырырга кирәк, сыйфатлы азык әзерләргә мөмкинлек биргән вакытны кулдан ычкындырырга ярамый. Шул чакта гына терлек азыгы җитәрлек күләмдә булачак, - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин дүшәмбе киңәшмәсендә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. Ул җәйге азык муллыгыннан файдаланмау - табигать тарафыннан бирелгән мөм­кинлекне югалту дип бәяләде.

Киңәшмәне дәвам итеп, Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров райондагы оператив хәл торышы белән таныштырды. Узган атнада кизү бүлегенә җинаять кылыну турында биш хәбәр алынган, алар арасында күпчелекне урлашу фактлары тәшкил итә. Юллардагы вәзгыять тә кискен булып кала бирә: 17 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. ЮХИДИ бүлеге инспекторлары эчкән килеш рульгә утырган 13 шоферны тоткарлаган.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Элфинур Хәйретдинова хәбәр иткәнчә, агымдагы елның биш аенда районда 90 пар никахын теркәсә, 73 гаилә аерылышкан.

Район башлыгы таркалучы гаиләләрнең артуына борчылып, агарту эшләренә җәмәгатьчелекне дә җәлеп итәргә чакырды.

-Тормышта барысы да була - аңлашылмаучанлыклар да, низаглар да, әмма юл куя, килешә белү мөһим. Бүген яшьләр юк проблеманы да бар итеп аерылыша. Кай вакытта аларга төпле киңәш бирүче дә булмый, һәр гаиләгә шәхси якын килеп, аны саклап калу өчен барсын да эшләргә кирәк, - диде Марсель Шәйдуллин.

Киңәшмәдә шәһәрдә төзекләндерү эшләре, юллар ремонты кебек мәсьәләләр дә күтәрелде һәм агымдагы атнага бурычлар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда узган атнаның нәтиҗәләре