Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда, унберенче сыйныфны тәмамлаучыларны олы тормыш юлына озату тантанасы булды

Бу кадәр купшылыкны, гүзәллекне шәһәребезнең Татарстан мәйданы елга бер генә тапкыр күрә - ул да булса чыгарылыш балы көнендә. 25 июньдә биредә унберенче сыйныфны тәмамлаучыларны олы тормыш юлына озату тантанасы булды. Егетләрнең көязлегеннән, кызларның нәфислегеннән күзләр камаша. Күңелләр үзе шатлык, үзе моңсулык белән тулы бәйрәм бу. Ниһаять, имтиханнар тапшырылган, кулларга...

Бу кадәр купшылыкны, гүзәллекне шәһәребезнең Татарстан мәйданы елга бер генә тапкыр күрә - ул да булса чыгарылыш балы көнендә. 25 июньдә биредә унберенче сыйныфны тәмамлаучыларны олы тормыш юлына озату тантанасы булды.

Егетләрнең көязлегеннән, кызларның нәфислегеннән күзләр камаша. Күңелләр үзе шатлык, үзе моңсулык белән тулы бәйрәм бу. Ниһаять, имтиханнар тапшырылган, кулларга аттестат алынган, әмма алда сынауларның әле иң җитдиләре көтә.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгарылыш сыйныф укучыларына алга таба да уңышлар юлдаш булуын, һөнәр үзләштереп, туган җиребезгә кайтуларын теләде.

Быел мәктәпне 289 укучы тәмамлый, 31е "Укуда аеруча уңышлары өчен" илкүләм медальгә лаек булган. Аларга Марсель Шәйдуллин грантлар тапшырды. Иң күп медальләрне (8 укучы) 5 нче урта мәктәп биргән.

Шулай ук иң яхшы укучылар әзерләгән мәктәп директорлары, педагоглар да бүләкләнде. Шунысы куанычлы, быел бер генә укучы да аттестатсыз калмаган. Ә республика дәрәҗәсендәге медальләр үз ияләренә соңрак җиткереләчәк.

- Имтиханнар җиңелләрдән булмады. Кайберләреннән репетиторга йөрергә дә туры килде. Киләчәгемне дизайн белән бәйләргә җыенам, - ди 7 нче мәктәптән алтын медаль иясе Гүзәл Вәлиева.

Рәсем буенча сәнгать мәктәбен тәмамлаган кыз бик матур картиналар иҗат итә. Шулай ук мультфильмнар төшерү белән мавыга. Аның эшләре былтыр һәм быел Россия күләмендәге конкурста беренчелекне алган. Шуңа күрә режиссер һөнәрен дә күз уңында тота Гүзәл.

Ә менә 4 нче лицейдан медальчеләр Гүзәл Гарипова һәм Айсылу Мөбәрәкшина икесе дә медицина юлыннан китәргә ниятлиләр. Гимназиядән Рөстәм Харисов исә төзүче булып, туган шәһәребезгә эшкә кайтырга теләген белдерде.

Бердәм дәүләт имтиханнарында иң күп баллар җыеп, районның иң яхшы укучысы исеменә Актүбә 2 нче урта мәктәбеннән Булат Хәмидуллин лаек булды. Әгәр дә берәр заман бөек физиклар арасында исеме яңгыраса, һич гаҗәпләнәсе түгел, ул булачак һөнәре итеп нәкъ менә шушы өлкәне күрә.

Ә менә өч укучы педагог булырга теләк белдергән. Аларга районнан максатчан юллама тапшырылды. Дипломлы белгечләрне туган мәктәпләре түземсезлек белән көтеп кала.

Бәйрәмне якташыбыз, татар эстрадасы йолдызы Салават Миңнеханов белән Балалар иҗат үзәгенең структур бүлек җитәкчесе Айгөл Зәйналова шулкадәр мавыктыргыч, ялкынлы итеп алып бардылар, мәйдан җыр-биюдән шау-гөр килеп торды. Хәтта мәктәп директорларын да биеттеләр. Яр Чаллыдан "Гранд-глайд" бию төркеме, Салават һәм Гүзәлем, бертуган Шакировлар, 1 нче "Кыңгырау" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең чыгышлары көтелмәгән зур бүләк булды.

- Чыгарылыш баллары елдан-ел матуррак үтә. Үзем өч кыз очырган идем, менә беренче оныкны чыгарабыз. Әниләрен озатканга караганда да ныграк дулкынландым, күзләргә яшь килде, - ди Гөлнур Мусина.

Мөгаен, ата-аналар, әби-бабайлар гына түгел, мәйданга җыелган һәркем үзенең мәктәп белән хушлашу көннәрен уйлап, шундый хисләр кичергәндер.

Бәйрәм ахырында иң изге теләкләр язып, һавага очырылган шарлар исә укучылардан алда хыял иленә юл тотты. Хәерле сәфәрләр сезгә!

Резеда ШӘРИПОВА

Чыгарылыш балыннан фотосүрәтләр белән http://aznakaevo-rt.ru сайтында фотогалереяда таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда, унберенче сыйныфны тәмамлаучыларны олы тормыш юлына озату тантанасы булды