Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда укучылар ГТО нормаларын тапшыра башладылар

Кайсы баланың гына кыю, җитез, көчле булып үсәсе килми икән? Бу хыялларны тормышка ашырырга илебездә кертелгән "ГТО" комплексы ярдәм итәргә тиеш. Яңа уку елы башлану белән мәгариф учреждениеләрендә әлеге уңайдан спорт ярышлары уздырылды, ә 22 сентябрьдән укучылар ГТО нормаларын тапшыра башладылар. Азнакай 1 нче мәктәбенең 5 нче сыйныфлары беренчеләрдән булып...

Кайсы баланың гына кыю, җитез, көчле булып үсәсе килми икән? Бу хыялларны тормышка ашырырга илебездә кертелгән "ГТО" комплексы ярдәм итәргә тиеш.

Яңа уку елы башлану белән мәгариф учреждениеләрендә әлеге уңайдан спорт ярышлары уздырылды, ә 22 сентябрьдән укучылар ГТО нормаларын тапшыра башладылар.

Азнакай 1 нче мәктәбенең 5 нче сыйныфлары беренчеләрдән булып имтихан тотты. Көзге сессиядә алар 60 метрга йөгерде, озынлыкка сикерде һәм этәрелеш ясады.


- Барлыгы дүрт сессия узачак: көзге, кышкы, язгы һәм җәйге. Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләргә май аенда ГТО значоклары тапшырылачак, - ди "ГТО" комплексын кертү буенча эш группасы әгъзасы Илһам Сәлифов.


Комплекс структурасы 11 баскычка бүленгән. Мәктәп яшендәгеләр аның бишесен алып тора. Һәр баскычның - үз нормативлары. Нигездә спорт төрләре совет чорындагы кебек: йөгерү, озынлыкка сикерү, йөзү, ату, чаңгыда чабу, күтәрелү һәм турпоход.


- Барлыгы унбер төрдә сынау көтелә. Алтын значок алу өчен сигез төрне тапшырырга кирәк, - ди Фәварис Ильясов. Ул шулай ук «ГТО» комплексын кертү буенча эш группасы әгъзасы, Илһам Сәлифов кебек ГТОның алтын значогы иясе.


Бишенчеләр спорт белән дус булып чыкты. Берләре йөгерү, икенчеләре - йөзү, өченчеләре - хоккей, дүртенчеләре көрәш белән шөгыльләнә.


- Сабантуйларда кызыгып карап тордык-тордык та, көрәш секциясенә барып язылдык. Занятиеләр барышында йөгерәбез, мәтәлчек атабыз, башка төрле күнегүләр ясыйбыз. Шуңа күрә ГТО безнең өчен куркыныч түгел, - диләр Аяз Галиев белән Марсель Садриев.


Ә менә Камил Хәмитов йөгерү буенча инде алтын значокка бер адым ясады - 60 метр араны ул 9,2 секундта үтте (бу яшь нормасы - 9,9 секунд). Сыйныфташы Раил Мөбарәкшин да аның үкчәсенә басып диярлек килде - нәтиҗәсе 9,6 секунд. Алар 7 нче мәктәпкә Гөлнара Авзаловага йөриләр, тренер кулы астында тизлекләрен чарлыйлар.


«ГТО» комплексы нормалары мәктәп укучыларына гына түгел, хезмәт коллективларына һәм пенсия яшендәгеләргә дә кагылачак. 2017 елга бөтен ил белән чабу һәм сикерү планлаштырыла.

Резеда ШӘРИПОВА, фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда укучылар ГТО нормаларын тапшыра башладылар