Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда төзелгән ТОСлар максатларын аклыйлармы

Территориаль иҗтимагый үзидарәләр оешканга ике ел узып киткән. Җирлектәге мәсьәләләрне халык белән бергәләп хәл итү өчен төзелгән әлеге оешмалар, чыннан да, максатларын аклыйлармы? Бу хакта без 4 нче ТИҮ рәисе Нурия Хаҗипова белән әңгәмә кордык. - Нурия Касыймовна, эшне нәрсәдән башларга туры килде? - Әлбәттә, үзебезгә беркетелгән территорияне өйрәнүдән. Биредә...

Территориаль иҗтимагый үзидарәләр оешканга ике ел узып киткән. Җирлектәге мәсьәләләрне халык белән бергәләп хәл итү өчен төзелгән әлеге оешмалар, чыннан да, максатларын аклыйлармы? Бу хакта без 4 нче ТИҮ рәисе Нурия Хаҗипова белән әңгәмә кордык.

- Нурия Касыймовна, эшне нәрсәдән башларга туры килде?

- Әлбәттә, үзебезгә беркетелгән территорияне өйрәнүдән. Биредә эшләүче оешмаларны, яшәүчеләрнең исемлеген барладык. Безнең территориаль иҗтимагый үзидарәгә "Монолит" микрорайонындагы шәхси, Шәйхетдинов урамындагы 1-17 нче күп фатирлы йортлар һәм 21 нче подстанциядәге йортлар керә. Һәр йорттагы гаилә белән шәхсән очрашып, аларга үзидарәнең асылын аңлаттык, җыелышлар үткәреп, борчыган проблемаларны уртага салып сөйләштек, урамнарга, йортларга, подъездларга җаваплы затлар билгеләдек. Алар белән квартал саен очрашабыз. Кешеләр көн саен телефоннан шалтыратып та тәкъдимнәрен, сорауларын җиткереп торалар.

- Халыкны кайда һәм ничек кабул итәсез?

- Безнең үзәк 1 нче мәктәп бинасында урнашкан. Атнаның һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбесендә кичке өчтән җидегә кадәр кабул итү оештырылган. Узган ел 104 кеше мөрәҗәгать итте. Быел беренче яртыеллыкта - 34 кеше. Һәр сорау махсус журналда теркәлеп бара. Мөрәҗәгатьләрнең 96 процентты уңай хәл ителде. Калганнары киләчәктәге эш планына кертелде.

- Сезнең территориядә халыкны иң бочыганы нәрсә?

- Юллар мәсьәләсе. Стәрле Елга, Казан, Азнакай урамнары халкы белән очрашуга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүровны да чакырдык. Нәтиҗәдә, бу урамнарга вак таш түшәлде. Халык соравы буенча яшелләндерү һәм төзекләндерү күптармаклы производство предприятиесе көче белән Мелиараторлар урамындагы юлның чокырлары ямалды, Стәрле Елга урамында яшәүчеләрнең канализация коелары тулган иде, җылылык челтәре предприятиесенә мәрәҗәгать итеп, алар чистартылды. Икенче борчыган мәсьәлә - коммуналь хезмәтләргә тарифларның югары булуы. Торак-коммуналь хезмәтләре белгечләре тарифлар буенча аңлатма бирделәр. Халык бик актив, подъездларны начар җыештырганда да хәбәр итәләр. Инвалид балаларның өйләренә баргач та шактый сораулар ява. Алар арасында кичекмәстән хәл итәрдәйләре дә, вакыт һәм акча таләп иткәннәре дә бар. Мәсәлән, бер әни район җитәкчелегеннән шәһәрдә инвалид балалар өчен тернәкләндерү үзәге төзелешен сорады. Икенче балага Санкт-Петербургка күзенә опрация ясатыр алдыннан тикшеренү өчен матди ярдәм күрсәтүдә булышлык иттек. Социаль яклау органнары ярдәме белән ДЦП белән авыру балага памперслар юлланды.

- Соңгы елларда Россия шәһәрләрендә күп фатирлы торак фортларда газ шартлау, янгын чыгу нәтиҗәсендә һәләкәт очраклары ешайды. Нигездә, аларның сәбәпчесе - социаль имин булмаган гаиләләр. Сезнең территориядә андыйлар бармы?

- Полиция участковыйлары, балигъ булмаганнар эше буенча инспекторлар белән берлектә микрорайонда рейдлар уза. Алар барышында 5 шундый гаилә исәпкә алынды. Мондый кешеләр белән даими очрашып, янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмәләр үткәрәбез. ТИҮ рәисе шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтлеләр белән административ комиссия утырышларында да катнаша. Безнең территориядән күп балалы ике гаилә тикшерелде, әҗәтләрен кайтару буенча чаралар күрелде.

- Территориаль иҗтимагый үзидарәләр - халык белән власть арасында күпер бит ул. Хакимият алдында тагын нинди мәсьәләләр күтәрелде?

- Азнакай урамындагы 6 шәхси йортны тышкы канализация челтәренә тоташтыруны сорап район башлыгына коллектив хат тапшырдык. Җылылык челтәре предприятиесе көче белән проект-смета документлары төзелде. Бу мәсьәлә уңай хәл ителер дип көтәбез. Подстанциядә яшәүче кәҗә асрау өчен субсидия алуда ярдәм сорады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итеп, кирәкле белешмәләр алдык. Территориаль иҗтимагый үзидарәләр район җитәкчелегенең зур ярдәмен тоялар. Шәһәр Советы депутатларына да сайлаучыларның наказларын җиткереп торабыз.

- Шәһәребездә уза торган спорт һәм мәдәни чараларда, хәйриячелектә өлеш кертәсезме?

- Әлбәттә, бер генә чарадан да читтә калмыйбыз. Бу яктан торак милекчеләре ширкәтләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Ишек алды бәйрәмнәрендә аеруча тырышып эшләүче йортлар, подъездлар буенча җаваплыларны бүләклибез. Концерт номерлары белән дә чыгыш ясыйбыз, күргәзмәләрдә катнашабыз. Мондый бәйрәмнәр халык өчен дә, хакимият өчен дә файдалы, булган проблемаларны җитәкчеләрнең турыдан-туры үзләренә җиткерергә һәм җавап алырга мөмкин. Инвалидлар декадасында үз территориябездә яшәүче физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм зурларга бүләкләр белән өйләренә бардык. "Балаларга ярдәм итәм" хәйрия акциясендә дә үз өлешебезне керттек. ТИҮ рәисләре һәм командалары белән атыш, волейбол буенча спорт ярышлары уздырдык. Гомумән, үзара бик тату һәм кулга-кул тотынып эшлибез.

- Үз территориягездә урнашкан оешмалар белән элемтәләрегез нинди?

- Безнең территориядә бик күп сәүдә үзәкләре, кафелар, парикмахерскаялар урнашкан. Җир кардан ачылу белән бергәләп өмәләр ясыйбыз, агачлар утыртабыз. Эшмәкәр Җиһангирова инвалид балалар өчен спорт бәйрәменең спонсоры булды. Әнә шулай бергәлектә һәм бердәмлектә безнең көч.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, алга таба да уңышлар юлдаш булсын!

Әңгәмәдәш: Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда төзелгән ТОСлар максатларын аклыйлармы