Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда тулай торакларда яшәүчеләрнең зур әҗәтләре җыелу сәбәбен ачыкладылар

Нәсимә Фазлыева Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар һәрвакыттагыча кискен проблемаларның берсе булып кала Торак-коммуналь хуҗа-лыгы Департаменты мәгълүматлары буенча Азнакай муниципаль районында халыкның коммуналь түләүләр буенча 65 млн сум бурычы җыелган. Коммуналь хезмәтләргә түләмәүчеләр хезмәт күрсәтүче оешмалар эшчәнлегендә зур авырлыклар тудыралар. Нәкъ шул сәбәпле, намус белән түләүчеләргә үзвакытында сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә кимчелекләр...

Нәсимә Фазлыева

Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар һәрвакыттагыча кискен проблемаларның берсе булып кала Торак-коммуналь хуҗа-лыгы Департаменты мәгълүматлары буенча Азнакай муниципаль районында халыкның коммуналь түләүләр буенча 65 млн сум бурычы җыелган.


Коммуналь хезмәтләргә түләмәүчеләр хезмәт күрсәтүче оешмалар эшчәнлегендә зур авырлыклар тудыралар. Нәкъ шул сәбәпле, намус белән түләүчеләргә үзвакытында сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә кимчелекләр килеп чыга. Чөнки хезмәт күрсәтүчеләргә чыгымнарны капларга кирәк, алар зыянга гына эшли алмыйлар. Торак хезмәтләренә түләүдә бурычлыларның һәрберсе белән индивидуаль эш алып бару, ТР закончалыклар нигезендә чаралар күрелүгә дә карамастан, әҗәтләр арта тора.


Районыбызда оешкан торак-коммуналь хезмәтләргә халыктан җыелган әҗәтләрне түләтү буенча махсус комиссия әгъзалары һәм бер төркем хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре узган атнада Хәсәнов урамы, 4 һәм Ямашев урамы, 6 йортларда урнашкан тулай торакларда яшәүче күп әҗәтлеләр белән очрашып, торак өчен түләмәүнең сәбәбен ачыкларга тырышты.

Коммуналь хезмәтләргә түләмәүчеләр хезмәт күрсәтүче оешмалар эшчәнлегендә зур авырлыклар тудыралар. Нәкъ шул сәбәпле, намус белән түләүчеләргә үзвакытында сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә кимчелекләр килеп чыга. Чөнки хезмәт күрсәтүчеләргә чыгымнарны капларга кирәк, алар зыянга гына эшли алмыйлар. Торак хезмәтләренә түләүдә бурычлыларның һәрберсе белән индивидуаль эш алып бару, ТР закончалыклар нигезендә чаралар күрелүгә дә карамастан, әҗәтләр арта тора.


Районыбызда оешкан торак-коммуналь хезмәтләргә халыктан җыелган әҗәтләрне түләтү буенча махсус комиссия әгъзалары һәм бер төркем хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре узган атнада Хәсәнов урамы, 4 һәм Ямашев урамы, 6 йортларда урнашкан тулай торакларда яшәүче күп әҗәтлеләр белән очрашып, торак өчен түләмәүнең сәбәбен ачыкларга тырышты.

Саннарга күз салсаң, чыннан да чәчләр үрә торырлык: узган елның октябрь аеннан башлап, Хәсәнов урамы, 4 йортта яшәүчеләрнең 1 млн 606 мең; Ямашев урамы, 6 йортта яшәүчеләрнең 1 млн 797 мең сум әҗәте җыелган. Мәгълүм булганча, узган елның октябрь аеннан әлеге тулай тораклар күпфатирлы йорт статусына кертелде һәм "Универсал" ширкәтенә тапшырылды.

Биредә яшәүче кайберәүләренең бурычы 100 әр меңгә кадәр җиткән. Шундый әҗәтлеләрнең берсенең бүлмәсенә шакыгач, кечкенә бала күтәргән яшь ханым килеп чыкты. Ялгыз хатын икән, беркайда да эшләми. Әҗәтләре булгач, социаль яклау идарәсе аша субсидия дә түләнми, әмма комиссия әгъзалары ТСЖ һәм социаль яклау идарәсе белән берлектә бурычны түләү турында килешү төзелгәндә, субсидия түләнергә мөмкинлеген аңлаталар. Боларны күпчелек әҗәтлеләр белеп тә бетерми, кайберләренең белеп тә, артыннан йөрисе килми, мәшәкатьле бит.


Икенче бүлмәдән дә сабый күтәргән ханым килеп чыкты. Җитмәсә, эчке яктан янә балалар тавышы килә. 80 меңләп әҗәтләре җыелган. Ханым башта бик агрессив рәвештә комиссия әгъзалары белән талаша башлаган иде. Соңрак, аларның хәленә кереп, ничек тә ярдәм итү теләге белән йөрүләрен белгәч, күңеле тулып елап ук җибәрде.

Эшләп торучы ире бар икән, әмма кредитка батканнар. Кредитны түләми булмый, процентлар китә. Менә шундый кызганыч хәлләргә дә юлыктык без биредә. Ни дисәң дә, үзенең яшәү шартлары белән дә сөендермәгән тулай торакларда нәкъ менә шундый авыр хәлдәге кешеләр яши дә инде. Торакта аракы эчеп, тәмәке тартып, бергәләп кәеф-сафа корып яшәүчеләр дә юк түгел. Бер бүлмәдә көпә-көндез рәхәтләнеп кәеф-сафа корып утыралар иде.

Кунакчыллар тагын үзләре: "Әйдәгез, әйдә!"- дип "яшел елан" янына кунакка да чакыра башладылар. Эчәргә акча тапканнар, ә торак өчен түләргә юк. Юкса, аның аракысы да арзан түгел бит. Бер утыргач, берәү генә җитми дә әле ул.


Икенче бер бүлмәдән дә шактый кәефләнергә өлгергән, өрлектәй ир килеп чыкты. 70 меңләп әҗәте җыелган. "Эчмәгәндә, шулкадәр яхшы эшли, әмма эчә башласа бетте инде", - диләр аны белгән кешеләр. Яшь бала күтәргәннәр кызгану хисе уятса да, мондыйларга карата күңелдә нәфрәт уяна. Авыру, хәлсез пенсионерлар тиеннәрен җыйнап иң беренче чиратта торак өчен түлиләр. Ни дисәң дә менә шундый эчкече әзмәверләрнең әҗәтләре барыбер намус белән түләүчеләрнең җилкәсенә төшә. Күрсәтелгән хезмәтнең сыйфаты да кими, ОДНы да арта.


- Инде хәлләренә кереп, дистәләгән кешене үзебезгә эшкә чакырдык. Юк, эшлиселәре килми, ә эчәргә акча табалар, - диләр торак милекчеләре ширкәте вәкилләре.


Яшәү - үзе үк көрәш ул. Аның өчен тырышырга, тырмашырга, тир түгәргә кирәк икәнен онытмасак иде. Һәммәбез дә фатирларыбызның җылы булуын, суы, газы килеп торуын, ишегаллары чистартылган, түбәләребезнең көрәлгән, чүпнең түгелгән булуын тели.

Бу хезмәтләрдән файдаланасың икән, алар өчен үзвакытында түләргә кирәклеге дә мәгълүм, югыйсә. Хезмәт күрсәтүче оешмалар да бер сиңа гына бушлай хезмәт күрсәтми, ләбаса. Күпме генә сузып килсәң дә, әҗәтне барыбер түлисе. Ә ул тиз арада зур суммаларга әверелә, җитмәсә коммуналь түләүләргә бәяләр дә бер дә кимеми, киресенчә артып кына тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда тулай торакларда яшәүчеләрнең зур әҗәтләре җыелу сәбәбен ачыкладылар