Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда төсле утлар белән балкып торган музыкаль фонтан ачылды

25 июньдә районыбызда чыгарылыш кичәләре узды. Ул тагын бер күңелле вакыйга - шәһәребез уртасында музыкаль төсле фонтан ачылу белән бәйләнде. Быел мәктәп бусагасын 462 укучы атлап чыга. Шуның утызы мәктәпне алтын һәм көмеш медальгә тәмамлады. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бүгеннән мөстәкыйль тормыш юлына аяк басучы укучыларны барлык депутатлар, азнакайлылар...

25 июньдә районыбызда чыгарылыш кичәләре узды. Ул тагын бер күңелле вакыйга - шәһәребез уртасында музыкаль төсле фонтан ачылу белән бәйләнде.

Быел мәктәп бусагасын 462 укучы атлап чыга. Шуның утызы мәктәпне алтын һәм көмеш медальгә тәмамлады.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бүгеннән мөстәкыйль тормыш юлына аяк басучы укучыларны барлык депутатлар, азнакайлылар исеменнән тәбрикләп, аларга киләчәктә уңышлар, һөнәр үзләштереп, туган якларына кайтуларын теләде, укытучыларга, ата-аналарга лаеклы балалар тәрбияләүләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Мәктәпне медальгә тәмамлаучыларга район башлыгы грантын тапшыру күркәм традициягә әверелде. Быел иң беренче булып бүләкне 4 нче лицей укучысы Гөлия Сәетова алды. Ул химия һәм биологиядән бердәм дәүләт имтиханнарын йөзәр баллга биргән.

-Кечкенәдән табиб булу турында хыяллана идем. Имтиханнарга әзерлектә медицина университетында белем алучы апам Гөлшат зур ярдәм итте. Ул да 4 нче мәктәпне медальгә тәмамлады. Укытучылардан өстәмә дәресләр алдым. Әлбәттә, белемең никадәр тирән булса да, имтиханнар барыбер дулкынландыра. Балачак хыялыма ирешермен дип өметләнәм, - ди Гөлия.

4 нче лицейда быел 2 алтын, 1 көмеш медаль иясе бар.

Чыгарылыш кичәсендә катнашып, Марсель Шәйдуллин коллективның үз традицияләре булуын, педагогларның балаларга тирәнтен белем бирүен билгеләп үтте.

Лицейда быел республика программасы буенча капиталь ремонт бара, шартлар тагын да яхшырачак дигән сүз.

Тымытык мәктәбеннән Руслан Сәгъдиев һәм Урманай мәктәбеннән Айнур Вәлиев тә химиядән имтиханнарын йөзәр баллга тапшырган.

Чыгырылыш сыйныф укучыларына шулай ук мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Эльвира Зарипова, «Азнакайнефть» идарәсенең баш инженеры Расих Фәйзуллин, «Актүбә төзү-монтаж идарәсе» ҖЧҖ җитәкчесе Рәйхан Газизуллин, Яшьләр үзәге директоры Светлана Шәрипова изге теләкләрен юллады.

Район, предприятие-оешма җитәкчеләренең укучыларга кызыл йөрәк-шарлар бүләк итүе дә күңелле мизгелләрнең берсе булды.

Марсель Зөфәр улы соңгы кыңгырауда чыгарылыш кичәсенә шәһәрдә фонтан ачарга вәгъдә иткән иде. Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте районыбызга шундый зур бүләк ясады. «Актүбә төзү-монтаж идарәсе» җәмгыяте бер ай эчендә фонтанны сафка бастырды һәм 25 июньдә ул көй астында төсле утлары белән балкып, суларын аттырды.

Марсель Зөфәр улы «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновка, «Азнакайнефть» идарәсе башлыгы, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимовка, район һәм шәһәр Советлары депутатларына, төзүчеләргә рәхмәтен белдерде.

-Без бу көнне түземсезлек белән көттек. Бар да артта калды. Имтиханнарны уңышлы тапшырдык. Аерылмас борын мәктәп, сыйныфташлар, укытучылар сагындыра да башлады инде. Быел чыгарылыш кичәсе аеруча ямьле һәм истәлекле булды. Тәэсирләрне сүз белән генә аңлатып булмый, - ди Азнакай 2 нче урта мәктәбе укучысы Карина Биккенова.

Тамашага халык күп җыелды, Татарстан мәйданында алма төшәр урын юк иде. Бүген олысы да, кечесе дә зур хозурлык кичерде.

-Шулкадәр матур, мәһабәт, хәтта күңелләр тула! Бу фонтан белән шәһәребез тагын да ямьләнде, җитәкчеләргә рәхмәт! - ди 73 яшьлек Гөлсинә Рахманова.

Бәйрәмне «Большие танцы» проектында җиңү яулаган Казан кунаклары - «Лего» иҗат коллективы, Үзбәкстаннан килгән канатта йөрүчеләр, үзебезнең җырчы-биючеләребез чыгышлары бизәде.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда төсле утлар белән балкып торган музыкаль фонтан ачылды