Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ТОСлар “Милләтләр бердәмлеген” үткәрделәр

Азнакай 8 нче урта мәктәп базасында төрки халыкларның Нәүрүз бәйрәме уңаеннан “Милләтләр бердәмлеге”  дип исемләнгән этнографик чара үтте.

Әлеге чара 2 һәм 4 нче территориаль иҗтимагый үзидарәләр җитәкчеләре тарафыннан Халык сәнгате һәм мәдәни мирас елы кысаларында оештырылды.
"Безнең туган илебез – Татарстан, ул – күпмилләтле дәүләт. Аның иң зур байлыгы әлбәттә халкы. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуваш, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән дус-тату яшәп килә,”-ди 4 нче ТОС рәисе Нурия Хаҗипова. Шулай ук ул барлык җитәкчеләргә,катнашучыларга һәм кунакларга ТОС җитәкчеләре исеменнән рәхмәтләрен җиткерде.
"Халыкларның мәдәни үзенчәлекләре телендә, йолаларында, киемнәрендә, ризыкларында чагыла,” – дип, кунакларны милли киемнәр һәм Идел буе халыкларының аш-су күргәзмәсе белән 2 нче ТОС рәисе Гөлфия Шәрәфетдинова таныштырды. 
 “Бүген үткәрелгән фестиваль халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда зур роль уйный. Бәйрәмнәр аша халыклар мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен өйрәнәбез, дуслыкны ныгытабыз. Дөрестән дә, мондый чаралар халыкка, бигрәк тә яшь буынга бик кирәк," - дип билгеләп үтте 8 нче мәктәп директоры Азат Хәмидуллин.
Мәктәп укучылары да әлеге чарада милли киемнәр күрсәттеләр,  җырладылар, төрле биюләр башкардылар. Аларның иҗади чыгышларын килгән кунаклар рәхәтләнеп тамаша кылды.

“Милләтләр бердәмлеге”  дигән искиткеч бәйрәм беркемне дә битараф калдырмады һәм милли ризыклардан мул итеп әзерләнгән чәй өстәле артында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев