Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Тормыш тамчысы” акциясе узды (ФОТО+ВИДЕО)

3 сентябрьдә илебездә терроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек көнен билгеләп узалар.

Әлеге көн кысаларында үткәрелә торган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясенә азнакайлылар да кушылдылар.

Бүген шәһәребезнең Татарстан мәйданында шул уңайдан митинг оештырылды.

– Бесландагы трагик вакыйгалардан соң 16 ел узса да, безнең аны онытырга хакыбыз юк. Мәктәпкә белем алырга килгән күпме баланың гомере өзелгән, 3 көн буена тоткынлыкта  бер тапмчы суга интегеп, үлем белән яшәү арасында көрәшкәннәр. Илләребез тыныч, тормышларыбыз имин булсын, – диде акцияне ачып муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Митинг ахырында анда катнашучылар теракт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар, учларына су салып, якындагы чәчәкләргә сиптеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев