Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Тоннель” рейды бара

Азнакайда юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклар буенча "Тоннель" рейды бара. Анда ЮХИДИ инспекторлаы белән берлектә, участок уполномоченныйлары, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторлары да катнаша. Узган атнада уздырылган рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы 26 кеше ачыкланды, шулардан ике шофер - аек булмаган килеш руль артына утыручы. Аларның "корыч...

Азнакайда юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклар буенча "Тоннель" рейды бара. Анда ЮХИДИ инспекторлаы белән берлектә, участок уполномоченныйлары, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторлары да катнаша.

Узган атнада уздырылган рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы 26 кеше ачыкланды, шулардан ике шофер - аек булмаган килеш руль артына утыручы. Аларның "корыч ат"лары штраф-стоянкага урнаштырылды.

Рейд барышында тизлек режимын бозган өчен - 4, куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен - 6, теркәлү номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен - 3, балаларны махсус креслосыз йөрткән өчен - 4, штрафларын вакытында түләмәгән өчен ике машина йөртүчегә беркетмә төзелде. Хокук бозучылар арасында тәрәзәләрен каралтып йөрүче биш шофер да бар. Аларның өчесе инде икенчегә "эләгүчеләр". Машина йөртүчеләргә суд карары нигезендә җавап тотарга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев