Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда әтиләрне зурладылар һәм гаилә айлыгы башланды

Дөньяда һәркем өчен әни белән әтидән дә кадерле зат юктыр. Тормышның түгәрәклеге дә, көннәреңнең бәхет нурына манылган булуы да шушы ике җанның бер-берсен аңлап-санлап яшәвенә бәйле. Ә гаиләнең ныклыгы - ул җәмгыятебезнең дә ныклыгы. Шуңа күрә районыбызда бу юнәлештә шактый эшләр башкарыла. 15 апрельдән Гаилә айлыгына старт бирелде. Ул Азнакай...

Дөньяда һәркем өчен әни белән әтидән дә кадерле зат юктыр. Тормышның түгәрәклеге дә, көннәреңнең бәхет нурына манылган булуы да шушы ике җанның бер-берсен аңлап-санлап яшәвенә бәйле. Ә гаиләнең ныклыгы - ул җәмгыятебезнең дә ныклыгы. Шуңа күрә районыбызда бу юнәлештә шактый эшләр башкарыла.

15 апрельдән Гаилә айлыгына старт бирелде. Ул Азнакай тарихында беренче тапкыр уздырыла торган Әтиләрне зурлау кичәсе белән башланып китте.

Ватанны саклаучылар көненә багышлап, ЗАГС бүлеге "Минем әти -герой" дигән иншалар конкурсы оештырган иде. Анда катнашкан 142 бала әти-әнисе белән бу көнне Балалар иҗат үзәгенә җыелды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев гаиләнең роле турында сөйләп, конкурста катнашучыларның һәрберсенә Диплом белән истәлекле бүләк тапшырды.

Сәхнә түренә балалар әтиләре белән бергә күтәрелделәр, шатлыклы хисләрне һәм дулкынландыргыч мизгелләрне дә бергә кичерделәр. Районның Әтиләр советы җитәкчесе Назыйф Хәсәнов, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Нәфисә Шәфыйкова, "Пар канатлар" клубы җитәкчесе Лена Гыймаева да алар адресына җылы теләкләрен юлладылар.

Бу бәйрәм кичәсе балалар иҗат коллективларының җыр-биюләре белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда әтиләрне зурладылар һәм гаилә айлыгы башланды