Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Татнефть”нең ХХVII спартакиада зачетына мини-футбол буенча ярышлар узды

Июнь аеның соңгы ялларында Актүбә бистәсенең "Барс" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең футбол кыры гөж килеп торды. Монда "Татнефть" ААҖнең ХХVII спартакиада зачетына мини-футбол буенча ярышлар булып узды. Быел актүбәлеләрнең үз мәйданында мини-футбол буенча җиденче тапкыр чемпионат уздырулары. Шуңа да куллары ятып торганы сизелә, оештыру дәрәҗәсе югары. Монда "Татнефть" ААҖнә кергән яки...

Июнь аеның соңгы ялларында Актүбә бистәсенең "Барс" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең футбол кыры гөж килеп торды. Монда "Татнефть" ААҖнең ХХVII спартакиада зачетына мини-футбол буенча ярышлар булып узды. Быел актүбәлеләрнең үз мәйданында мини-футбол буенча җиденче тапкыр чемпионат уздырулары.

Шуңа да куллары ятып торганы сизелә, оештыру дәрәҗәсе югары. Монда "Татнефть" ААҖнә кергән яки аның белән бәйләнеше булган предприятиеләрдән 37 команда катнашып, өч төркемгә бүленеп ярышты. Шимбә көнне 23 команда көч сынашса, якшәмбедә 14 команда кем көчлерәк икәнен ачыклады. Бу "Татнефть" ААҖндә ел да уза торган спартакиаданың соңгы уены иде.


Ярышлар башланыр алдыннан мәйданда традицион командалар парады үтте. Ябалдашлы каеннарга терәлеп торган стадионны тигез дүрт өлешкә бүлеп, мини-футбол уздыру өчен мәйданнар ясалган.

Командалар үзәк трибуна алдына тезелгәннән соң, аларны "Татнефть" ААҖнең социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов, Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов спорт бәйрәме белән кайнар котладылар, яхшы уен, уңышлар, җиңү теләделәр.


Мини-футбол уеннарының Бразилиядә дөнья беренчелегенә барган зур футбол чемпионаты көннәренә туры килүен генә әйт әле. Бразилиялеләр кебек үк булмасалар да, бездә дә футболны яраталар. Ул беренче чиратта тән һәм җан культурасы гармониясен үстерә. Гәүдә җиңеллеге һәм культурасы, түземлек, сәламәтлеккә нигезләнгән. Шәхесне, характерны формалаштыруга ярдәм итә.


Спорчыларны Актүбә мәдәният йорты хезмәткәрләре сәламләде. Кызларның чыгышы ярышка ямь өстәде, дәрәҗәсен күтәрде.


Актүбәдә спорт сөючеләр өчен барлык уңайлыклар да бар: спорт комплексы, ату тиры, ат спорт мәктәбе, йөзү бассейны һәм менә шушы яшел чирәм җирле тигез стадион. Актүбәне тикмәгә генә Швейцария белән тиңләмиләр бит....


Ярышлар кызу барды. Соңгы елларда хөкемдарларның Казаннан махсус чакырып китерелүе дә күңелгә ятышлы. Бу хәрәмләшүне, яклашуны читкә куя. Әле алай да, хөкемдарларның хөкеменә үзләренчә бәя биреп, чыгарган карарларын шик астына куеп торучы җанатарлар күренгәләде. Көне-төне телевизордан дөнья чемпионаты карап, алар үзләре дә хөкемдарлар булып беткәннәр.


Ике көн буе барган киеренке ярышлар ниһаять, тәмамланды. Җиңүчеләргә бүләкләрне "Татнефть" ААҖ профкомы рәисе Гомәр Яруллин һәм аның урынбасары Марсель Бикмуратов, "Азнакайнефть" идарәсе профкомы Рәфис Хәсәновлар тапшырды. Беренче төркемдә пьедесталга иң алдынгы урынны яулаган "Татнефтегазпереработка" командасы, икенче урынны алган "Прикамнефть" идарәсе, өченчегә чыккан "Ямашнефть" идарәсе командалары күтәрелде.

Икенче төркемдә беренче урынны - "Татбурнефть" ААҖ ИК, икенче урынны - "ТН-РемСервис" ИК ААҖ, өченче урынны "ТН-Нефтехим" ААҖ ИК командалары яулады. Өченче төркемдә исә "Татнефть - АЗС Центр" ААҖ, "Түбән Кама ТЭЦ", Автотранспорт предприятиесе командалары призлы урыннарны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Татнефть”нең ХХVII спартакиада зачетына минифутбол буенча ярышлар узды