Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш эшмәкәрләре арасында районара күргәзмә-семинар узды

Узган атнаның җомга көнендә Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш эшмәкәрләре арасында районара күргәзмә-семинар узды. Шәһәребезнең Татарстан мәйданы иртәдән үк гөрләп торды. Биредә үз районыбыз һәм якын-тирәдән килгән эшмәкәрләрнең үзләре җитештергән товарларыннан күргәзмә оештырылган иде. Менә кайда чагыла ул иҗат, талант, фантазия. Нәрсә генә юк биредә. Күз явын алырдай матур курчаклар, бизәкле итекләр,...

Узган атнаның җомга көнендә Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш эшмәкәрләре арасында районара күргәзмә-семинар узды.

Шәһәребезнең Татарстан мәйданы иртәдән үк гөрләп торды. Биредә үз районыбыз һәм якын-тирәдән килгән эшмәкәрләрнең үзләре җитештергән товарларыннан күргәзмә оештырылган иде. Менә кайда чагыла ул иҗат, талант, фантазия. Нәрсә генә юк биредә. Күз явын алырдай матур курчаклар, бизәкле итекләр, азык-төлек товарлары дисеңме... Кызыксынган кешеләр товар белән танышып кына калмадылар, эшмәкәрләр, белгечләрдән үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар. Азык-төлек товарларын урында ук сатып алырга мөмкин булса, төзелеш материаллары һәм башка хезмәтләр турында тулырак мәгълүмат алу өчен оешма-предприятиенең адресларын, телефоннарын белештеләр. Туктаусыз яуган яңгырлардан соң аяз, җылы көннәрне кешеләр дә тансыклаган. Оештыручылар әлеге күргәзмәнең үзенчәлекле, күңелле бәйрәм төсен алуы өчен бар тырышлыкларын куйганнар. Теләге булганнарга кайнар татар халык ризыкларыннан авыз итәргә, шашлык белән сыйланырга да мөмкинлек бар иде.
- Мондый күргәзмәләрне әле беренче тапкыр оештырабыз, - ди көньяк-көнчыгыш сәүдә сәнәгать палатасы җитәкчесе Рөстәм Латыйпов. - Бу үзара хезмәттәшлек, бер-берең белән тәҗрибә уртаклашу, халыкны җитештерүчеләребезнең хезмәт җимешләре белән таныштыру максатыннан оештырыла. Кайчагында сатып алучылар кирәкле товарны эзләп әллә кайларга баралар. Ә, юкса, шул ук товарны якын-тирәдә генә дә җитештерәләр икән бит.
- Алай гына да түгел районыбыз кешеләре дә үз җитештерүчеләребезнең нинди продукция җитештерүе хакында белеп бетермиләр. Туктап калмаска, мондый күргәзмәләрне киләчәктә дә дәвам итәргә уйлап торабыз, - дип сүзгә кушыла район эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Әнвәр Җиһангиров.
Ә безнең табигый ресурсларга да бай, эшчәнлек өчен дә уңайлы Азнакаебызда үз эшен башлап җибәрергә теләк белдерүчеләр өчен җирлек киң. Җирле җитәкчелек тарафыннан да аларга бар шартлар тудырыла, төрле ярдәм программалары эшләп килә.

Соңгы елларда гына да районда өч сәнәгать мәйданчыгы булдырылды, дүртенчесе төзелә.

Биредә - әзер бизнес. Тәвәккәлләп эшлә генә! Бу хакта үзенең тәбрикләү сүзендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да әйтеп үтте. Бюджетны тулыландыруда, яңа эш урыннары булдыру, иганәчелек ярдәме күрсәтү, гомумән, яшәгән җиребезне тагын да матуррак, уңайлырак итүдә керткән өлешләре өчен эшмәкәрләргә олы рәхмәтен белдерде ул. Иң актив, зур уңышларга ирешкән эшмәкәрләр Мактау грамоталары һәм башка төрле бүләкләргә ия булдылар.
Семинарның теоретик өлешендә үзара хезмәттәшлек шартларында эшмәкәрлекне нәтиҗәле үстерү турында сөйләштеләр. Мәгълүм булганча бу көннәрдә эшмәкәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бу уңайдан эшмәкәрләрне һәм аларның гаиләләрен "Парус" спорт-туристлар базасында мәдәни-күңел ачу программасы көтә иде.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Татарстан Республикасының көньяккөнчыгыш эшмәкәрләре арасында районара күргәзмәсеминар уз...