Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда таҗиклар җәмгыяте җитәкчесе сайланды

Җыелышта катнашучылар бертавыштан Фируз Назировны сайладылар.

Азнакай шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында ТР таҗиклар милли-мәдәни автономиясе җитәкчеләре белән очрашу һәм “Дусти” таҗик җәмгыяте җитәкчесен сайулаулар узды.

Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин җирлегебездәге милли-мәдәни җәмгыятьләр эшчәнлеге белән таныштырып, милләтләр һәм конфессияләр арасында дуслыкны ныгытуда аларның мөһим ролен бәяләп үтте.

«Сомониен» таҗиклар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Хикматулло Гадоев “Дусти” җәмгыятенә ватандашлары арасында хөрмәткә ия, телне, гореф-гадәтләрне саклау белән бергә, миграция законнарын хәл итүгә дә җаваплы карый торган кеше сайларга кирәклеген әйтте.

Җыелышта катнашучылар бертавыштан Фируз Назировны сайладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев