Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда тагын бер ял итү урыны барлыкка килде

Бүген Азнакайда Бөтенроссия проектлар бәйгесендә җиңү яулап, төзекләндерү эшләре алып барылган Кара елга буен ачу тантанасы булды.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов үзенең чыгышында азнакайлыларны район башлыгы исеменнән әлеге истәлекле вакыйга белән тәбрикләде.

- Кайчандыр чүп белән тулган яр буйларын бүген танырлык та түгел. Безнең һәр башлангычны хуплаган республика һәм “Татнефть” җитәкчелегенә дә бик рәхмәтлебез. Проект нигезендә биредә 70 миллионлык эш башкару күздә тотыла. Төзекләндерү киләсе елда да алып барылачак. Паркларны, ял итү урыннарын сакласак иде, - диде җитәкче. 

Чарада катнашучыларны ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Владимир Кротов та сәламләделәр. 

Бу көнне Яр Чаллы шәһәренең Азамат Джантаев  җитәкчелегендәге инициатив төркеме башлангычы белән Кара елганың яр буенда кедр аллеясы да барлыкка килде. 

- Мин үзем Чаллы егете булсам да, Азнакай шәһәре күңелемә бик якын. Балачакта каникуллар чорында мин гел бирегә әбиемә кунакка кайта идем. Бүген зур үзгәрешләр кичергән шәһәрне күреп, шатлыгым эчемә сыймый. Кечкенәдән кедр паркы утырту турында хыялландым. Моны тормышка ашырырга миңа үзебезнең инициатив төркем ярдәм итте. Бүген анда төрле шәһәрләрдән 30дан артык кеше исәпләнә. Тормышны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла, диләр. Табигатьне сакласак, якласак иде. Бүген утырткан агачларны үстерсәк, алар күзләрне генә түгел, җаннарны да иркәләр, - ди ул.

100 дән артык кедр агачы инициатив төркем көче белән алынган булса, Удмуртиянең Воткинск шәһәрендәге питомник хуҗасы Алексей Игнатьев Азнакайга 200 төптән артык кедр бүләк итте. 

Агачлар утыртуда, җитәкчеләр, мәктәп укучылары, укытучылар, оешма-предприятие вәкилләре бик теләп катнаштылар. 

Әлеге изге эштән Азнакай җылылык челтәре предприятиесе ветераны Любовь Радионова да читтә калмаган.

- Кара елга буен шулкадәр матурлап куйганнар, танырлык та түгел! Яшьләр генә түгел, өлкәннәр өчен дә менә дигән ял итү урыны. Тирә-ягыбыз киләчәктә дә шундый матур булсын, яшеллеккә төренеп утырсын иде дип, агач утырту акциясендә катнашам. Боларның барысы да үзебезнең балалар, оныкларыбыз өчен бит, - ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев