Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда тагын да яхшырак җылытачаклар

Җылылык сезоны башланганга айга якын вакыт үтте. Шәһәр башкарма комитеты белдерүенчә, барлык йортларда да җылы бар. Сезон башыннан "Кайнар линия"гә стоякларда җылы юк дип 18 заявка кергән. "Инженер челтәрләре" җәмгыятенең диспетчер хезмәтендә 100дән артык заявка алынган. Биредә көн саен 30лап мөрәҗәгать килә һәм кимчелекләрне вакытында төзәтергә тырышлар. Әмма әле проблемалы...

Җылылык сезоны башланганга айга якын вакыт үтте. Шәһәр башкарма комитеты белдерүенчә, барлык йортларда да җылы бар. Сезон башыннан "Кайнар линия"гә стоякларда җылы юк дип 18 заявка кергән. "Инженер челтәрләре" җәмгыятенең диспетчер хезмәтендә 100дән артык заявка алынган. Биредә көн саен 30лап мөрәҗәгать килә һәм кимчелекләрне вакытында төзәтергә тырышлар. Әмма әле проблемалы йортлар калган, предприятие аларда эш баруы хакында хәбәр итте.

Җылылык челтәре предприятиесе җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен капиталь ремонтлау программасын тормышка ашырырга керешә. Аның беренче этабы 2015-2016 елларда үтәләчәк.

Шәһәрнең өч урынында: биологик чистарту корылмалары, политехник колледь филиалының производство базасы һәм Тукай микрорайоннарында блоклы-модульле котельныйлар урнаштыру каралган. Тукай микрорайонында күпфатирлы торак йортлар подвалларында халыкка кайнар су әзерләү өчен шәхси җылылык пунктлары урнаштырып, җылылык челтәрләре тулысынча алыштырылачак. Блоклы-модульле бер котельный төзү якынча 3 млн сумга төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда тагын да яхшырак җылытачаклар